«Йөз дә беренче артист булганчы беренче пародист булам...»
Җырчылар, җырлаучылар белән кайнап тора татар эстрадасы. Бөтенесе җырлый.
Колагына аю басканы да, теленә шайтан төкергәне дә. Хәтта, җырлый белмәгәне дә җырлый. Үзе җырлый, үзе сөйли хәзерге җырлаучылар. Кайберәүләр артык сөйләп ташлаулары, “Мишәрләр, вперед!” дип сикергәләүләре аркасында җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек тә тудырдылар.
Әллә үзенең тыйнаклыгы, әллә минем игътибарсызлыгым аркасында татар эстрадасындагы беренче һәм бердән-бер хаын-кыз пародия остасы Алсу Фаракшинаның якташыбыз Елховой кызы икәнен очраклы гына белдем. Белдем һәм шатландым. Менә кайда икән ул “Без, булдырабыз!”
Әйе, сөйләмендә вакыт-вакыт “мишәр” төсмере чагылса да, авызларын җәеп Зөлфия Шакированың үзеннән дә матур итеп сөйләүче Алсуны үзебезнеке дип гел уйламый идем. Нигәдер Буа кызы дип йөри идем. Елховой авыл җирлеге башлыгына шалтыратып сорадым. “Әйе, безнеке, Елховой кызы ул. Менә телефонын бирәм, үзегез сорагыз”? - диде. Алсу Фаракшина белән сөйләшүне cезгә дә тәкъдим итәргә булдым.
- Язмышыгызны төптән үзгәртерлек вакыйга булдымы?
- Миндә андый әйбер булмагандыр. Сәнгать, эстрада юлын аңлы рәвештә үзем теләп сайладым. Барган җиремнән борылышлар ясап йөрмәдем.
- Үзеңдәге нинди сыйфатны янып күренеп тора дип саныйсың һәм аның башкаларда да булуын телисең?
- Кешегә беркайчан да начарлык эшләмим, начарлык эшләүдән, кешене рәнҗетүдән куркам. Мин гайбәт сөйләмим, оршышып йөрергә яратмыйм. Һәрнәрсәне күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк дип саныйм. Ялганны яратмыйм, аны бик тиз белеп алам. Башкаларда да шул сыйфатларның булуын теләр идем.
- Кемнеңдер биргән киңәше сиңа уңыш китердеме?
- Үзең герәбләгә басып, маңгаеңа бер дә шап итеп сукмыйча, син ул әйтелгән сүзләргә ышанмыйсың. Әйтәләр инде, дөрес әйтәләр. Син аның дөрес икәнен дә беләсең. Әни әйтә иде “Дус дип кешегә бөтен нәрсәңне дә сөйләмә, ялгышма. Дустыңа ышанма” дип. Ничек инде дустыңа ышанмыйсың дип, минем дә ялгышларым күп булды. Шуңа күрә минем дусларым бик күп түгел. Әлбәттә, тормышта, сәхнәдә киңәш бирүчеләр күп. Мин аларга рәхмәтле.
- Сине нәрсә куркыта?
- Иң курыкканым тормышта якын кешеләремне югалту.
- Тямайның “Мишәрләр, алга!” дип сәхнәдә сикергәләп йөрүен халык санын алу алдыннан милләтне бүлгәләү дип кабул итүчеләр булды. Ә синең бер интервьюда да “мишәр” дип күкрәк какканың күренми. Сәбәбе?
- Әйе, минем алай әйткәнем юк шул. Үземнең Әлмәттән, Елховойдан икәнне яшермим. Мин бер ара Буа театрында эшләп алдым. Шуңа да күбесе мине Буадан дип белә. Гастроль вакытларында әбиләр “И-и-и, син бит безнең Буа кызы” дип килеп сөяләр. Күңелләрен төшереп “юк” димим инде. Алып баручы буларак әдәби телдә сөйләшергә тырышам. Безне бит махсус сәхнә теленә укыталар. Без татарлар, мишәр ул диалект. Мишәрчә өйдә, туганнарың, әти-әниең белән, авылыңда сөйләш. Сине берәү дә тыймый. Ә сәхнәгә чыккансың икән, саф әдәби телдә сөйләшергә тиеш. Башлаган вакытта миндә әзрәк булып алды ул. Әлмәттәге бер концертта мин мишәрләр белән генә исәнләшкәнмен. Концерт тәмамлангач, бер абзый сәхнә артына кереп үзәккә үтәрлек итеп миңа “дәрес биреп” чыкты.
- Соңгы вакытта артистларның күбесе авылга китте. Имеш, каз үстереп, кәҗә савып яталар. Кемдер тәрәзә рамнары ясый. Пугачева косметика ясап сатты, “Бабкина симәнкәсе” чыкты. Син бит сүган үстереп, суган сата торган авыл кызы. Елховойдан җир алып суган үстереп, башкалада “Алсу суганы” сатарга исәбең юкмы?
- О-о-о бу бит бик яхшы идея. Рөхсәт итсәгез мин моны үземә алам әле. Казанда гөр китереп Алсуның “Ачинский” суган сатканын күрәселәре бар әле. (Көлә) Миңа артистлар син суган иленнән диләр. Елховой суганының даны еракларга таралган аның. Мәзәге дә бар. Авылдан бер бабай Әлмәткә суган сатарга баргач, сортын сораганнар да “Ачинский” дигән. Суган бик ачы бит.
- Газета укучыларга Алсу Фаракшинаның ире кем булуы да кызык. Хәзер бит ире үзенекеме икән, баласы иренекеме дип, халык бик борчыла.
- Ирем үземнеке, балам иремнән, төскә биткә әтисе тапкан диярсең. Чаллы егете, Елховой оныгы. Башта инде татар ирләренә хас булганча, “Нинди эш инде бу, миңа җырчы хатын кирәкми”, дигән иде. Туктале мин әйтәм. Мин бит үзем сайлыйм язмышны. Пародия жанрын да үзем сайладым. Йөз дә беренче артист булганчы, беренче пародист булам мин. Әти-әнием шуның кадәр өметләр баглап мине укыттылар, һәм шуннан соң мин кайда эшләргә дип кемнәндер сорап тораммы инде?!
- Синең кемне күрсәтергә батырчылыгың җитмәс иде?
- Мин Хәния апа Фәрхигә пародия ясый башлаган идем. Ул бик уңышлы, бик матур килеп чыккан иде. Аныкы төсле итеп күлмәкләр тектердем, париклар ясаттым. Ул Хәниянең Хәниясе иде. Авызларны аның кебек бөреп “Әлдермеш”не җырлый идем. Вәсилә Фәттәховага бик матур, уңышлы пародия чыккан иде. Аннан, Әлфия апа Афзаловага, Хәмдүнә апага искиткеч пародияләрем бар. Ләкин мин аларны хәзер күрсәтергә җөрьәт итмим. Пародия бит ул юмористик жанр. Ничектер, көлү булыр дип куркам. Мин аларны икенче форматта эшләргә уйлыйм. Якты сагыш итеп, мизгелгә генә үзләре кайткан кебек эшләргә ниятем. Озак еллар сәхнә тоткан, кешеләр күңелендә матур хәтирәләр калдырып киткән артистларыбызны тамашачыларга шул рәвештә бүләк итәсем килә. Исән чакларында алар минем башкаруда үзләрен күргәннәре булды. Бөтен кешегә пародия ясап булмый. Беренче чиратта аны халык белергә тиеш.
- Син нәрсәне онытыр, хәтереңнән сызып ташлар идең?
- Юк, андый нәрсәләрем юк. Бер дә үкенерлек, оялырлык эшләр эшләмәдем. Ничек бар - миңа шулай ошый.
- Төшләргә ышанасыңмы?
- Ышанам. Минем әти-әнием төшләрне бик рас күрәләр. Миндә алай ук түгел, шулай да күрәм һәм ышанам. Чөнки алар ышандырырылык була. Минем авариягә очраячагымны әни бер атна алдан күргән булган.
- Сәхнәдә уңайсыз хәлгә калганың булдымы?
- Бер тапкыр булды. Безнең Рамил Шәрәпов белән бер номер бар. Мин киемнәремне алыштырып чыкканчы ул озаграк сөйләргә тиеш. Буталып, тиз генә игълан итте дә, мин юбкамны каптыра алмыйча, кулым белән генә тоткан килеш җырлап кердем.
- Тәнкыйтькә ничек карыйсың?
- Башта авыр кабул итә идем. Мин үзем беләм, өйрәтмә, дигән кебегрәк. Ә хәзер киресенчә. Дөрес тәнкыйтьне синең дусларың гына әйтә ала.
- Якташларыңа нәрсә әйтер идең?
- Әлмәтлеләр, елховойлыларым, сез миңа бик якын. Уңган, булган якташларым белән мин бик горурланам. Мине чит төбәкләргә, күрше районнарга гел чакырып торалар. Быел тәүге тапкыр Яңа ел бәйрәменә дәшкәнегез өчен зур рәхмәт. Әгәр дә якташларым, авылдашларым чакыра икән, “кырык эшемне кырык якка ташлап” кайтып җитәр идем. Чакырыгыз гына. Барыбызга да исәнлек, бәхетләр юлдаш булсын. Сезнең Алсуыгыз.
Алсу ФАРАКШИНА Әлмәт районы Елховой авылында 1988 елда туган. Әтисе – Салихҗан, әнисе - Сания. Ире Альберт белән кызлары Раянаны тәрбиялиләр. Салават Фәтхетдинов классында укый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа