Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Башваткыч»та –шаккаткыч!

Бүгенге интернет заманында кемнең кайда йөргәнен, нишләп йөргәнен бик тиз ишетәсең дә, күрәсең дә.

Бишмунча авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Купаеваның «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Башваткыч» тапшыруында катнашканы безгә дә ишетелде.

Әлбәттә, тик торганнан гына, мин катнашам дип кенә барып булмый. Мине кызыксындырган кебек, Лилиянең «ящик»ка керү тарихы һәм анда күргәннәре укучыларга да кызыктыр.

Лилия ханым бер дә тик тора торганнардан түгел. Туган җиренә, авылына җаны-тәне белән береккән. Шуңа да авыл тормышына кагылышлы бер генә бәйгедән дә читтә калырга тырышмый.

«Татар авылы» бәйгесен-дә җиңүче буларак, Бөтен-дөнья татар конгрессы чакыруы буенча катнаша ул тапшыруда.

– Лилия ханым, әлеге бәйге җиңүчеләренең «Башваткыч»та катнашачагы бәйге шартларында әйтелгән идеме?

– Юк, әйтелмәгән иде. Чакыру алгач каушап киттем. Көтмәгән дә, уйламаган да идем. «ТНВ»ның түгел, үзебезнең «Луч» ишегенең дә кай якка ачылганын белми идем. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхидән тапшыруга чакыру ишеткәч телсез калып тордым. Бик җаваплы уен бит бу! Дуслар, туганнар, хезмәттәшләр, авылдашлар һәм бер белмәгән миллионлаган тамашачы каршында үзеңнең белемеңне, интеллектыңны күрсәтәсе бар.

– Экранга чыгу бит инде ул бик җаваплы. Сезне осталар (чәчтараш һ.б. ) әзерләдеме?

– Әйе, гримерлар беркемгә дә каршы килми, бик зур рәхмәт аларга! Прическаны үзем ясап бардым. Иртәнге алтыда чәчне ясаган идем, кичке өчтә генә тапшыруны төшерә башладылар. Гримеркадагы чәчтараш кагылмады да диярлек, лак кына өстәде. Ә макияж – алардан. Йөземне таптым, ошады үземә дә. Тиз генә күзләремне «ачып» бирделәр. Тапшырулар барышында да буш тормый гримеркалар – кемнең бите ялтырый башлый, кемнең чәче бозыла – редакторлар гына түгел, хәтта операторлар да игътибар итә һәм төзәтергә җибәрә. Редактор, режиссер, алып баручы бер дулкында эшлиләр. Киеренкелекне киметтеләр, яхшы психологлар. Грим бүлмәсендә дә, коридорда да бик күп танылган журналистларны очраттык. Берсе дә үзен югары тотмый, тиң карыйлар, ачылып сөйләшәләр. Чын команда эшли.

– Татар конгрессы чакыруы булгач, конгрессның Әлмәт бүлеге нинди ярдәм күрсәтте? Гомумән, сез бит инде Әлмәт районы данын якларга, аның бер вәкиле буларак, районны республика күәмендә танытырга бардыгыз. Баруны оештыруга кемнәр ярдәм итте? «Поле чудес»та фәлән губернатор, төгән җитәкче ярдәм итте дип тезеп китәләр. Сезгә кем булышты?

– Бу бәйгене үзем табып катнаштым. Конгресс минем язмаларга игътибар итеп, аны финалистлар исемлегенә керткән. Тавыш бирү башлангач Гүзәл Пайдуллина нык хуплады. Наилә әл-Әйюбига зур рәхмәт, социаль челтәрләр аша халыкны тавыш бирергә өндәделәр. Сабалылар кебек 12000 тавыш җыймасам да, тавыш саны буенча икенче урынга чыктым. Әлмәт районыннан бер мин катнаштым. Татар дөньясы, бәйгене оештырган Бөтендөнья татар конгрессы алдында район өчен бик уңайсыз булды. Саба районының һәр авыл китапханәчесе берничәшәр язма белән катнашты, Сарман районы актив булды. Ә безнекеләр сүлпәнлек күрсәтте.

Күчтәнәч әзерләргә вакыт булмас дигән идем, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина райпо аша бавырсак әзерләтте. Чәк-чәкне үзем пешердем. Әни как коеп бирде, Асия җиңги күбек пешереп алып килеп, чәк-чәкне өеп, бизәп бирде. Иптәшем Рамил йөртеп кайтты.

Безнең авылда «Ак калфак» оешмасы да юк. Ә районның башка мәдәният хезмәткәрләре эшләрендә иң беренче аларга таянабыз диләр.

– Сәнгать кешесе буларак, тагын нинди бүләк әзерләп барган идегез?

– Авыр вакытта да яшәргә, иҗат итәргә, хәтта шаяртырга көч таба белгән Муса Җәлил минем кумирым. Герой шагыйрьнең «Хәдичә»сен сөйләдем. Икенче тапкыр баргач җырлармын инде.

– Көндәшләр белән аралашу вакытында һөнәри яктан үзегез өчен яңалык алдыгызмы?

– Гөлфия белән Гөлүсәне көндәшләр дип тә әйтә алмыйм, шулкадәр дуслаштык! Барыбызны да авыл, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге берләштерә. Хәзер дә аралашабыз. Чувашиянең Чичкан авылыннан килгән Гөлфия (шагыйрь Ркаил Зәйдулланың киленнәре, абыйсының хатыны, төп йортта яшиләр) ничек итеп авылларында татар язучылары, зыялылары катнашында чаралар үткәргәнен сөйләде. Кызы җырлады. Минусовкаларны инглиз теле укытучысы эшкәртеп бирә икән. Мәктәп, клуб бергә... Көнләшеп тә куйдым. Саба районыннан Гөлүсә (шигырьләр дә яза) махсус транспорт белән килгән, мәдәният идарәсе оештырган. Үз эшләренә бирелгән кызлар. Үзем өчен бер тәҗрибә дә булды. Мәдәнияттә 15 ел эшләп, соңгы 5 елында гына сәхнәгә чыккалыйм. Күбесенчә сәхнә артында идем, әзерлим, чыгарам, көйлим.

– Мәктәп директоры кызы буларак җаваплылык зур булдымы?

– Әни безне беркем йөзенә дә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләде. Әтинең эштән кайтканын көттерә иде кичке ашка да. Гаилә кыйммәтләрен өстен куйса да, җәмәгать эшләрендә аннан калышмадык. Мәктәп тәмамлагач класс белән колхозда калганда да иң беренче минем сүзне көтте классташлар. Бу уенга чакыру алгач әнидән «Кыюлыгың җитәр микән?», «Булдыра алырсыңмы, югалып калмассыңмы?» кебек сорау-лар яуды. Чынлап та кыюсыз идем, узган ел «перезагрузка» булды. Инстаграмда нинди бәйге-акция күрәм (татар аккаунтларында), катнашырга тырыштым. Бик күп фикердәшләр таптым.Әлбәттә, җиңәр өчен түгел, ә гомер буе безнең өчен борчылып яшәгән әниемне сөендерер өчен бардым бу уенга.

М. Ганди: «Мәңгегә килгән кебек укыгыз, өйрәнегез, соңгы көнегезне яшәгән сыман яхшы гамәлләр кылып яшәгез», дигән. Шулай яшәргә язсын барыбызга да! Телевизор экраннарында очрашканга кадәр!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Без булдырабыз!

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса