Останың чүкече мең алтын
Ямьле Зәй буенда урнашкан Тайсуган авылында гомер кичерүче Расих ага Ихсановны тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр. Сабыр холыклы, ярдәмчел һәм булдыклы шәхес дөньяга матурлык бүләк итә.
Гөл киштәләре, урындык-өстәл дисеңме, тәрәзә рамнары, ишекләр, берсеннән-берсе матур, кабатланмас шкатулкалар - ул ясаган җиһазларны авыл халкы да мактап бетерә алмый.
Һәрнәрсәне сәнгать дәрә-җәсенә җиткереп, челтәрле бизәкләр белән матурлап куя балта остасы. Артлы, йомшак утыргычлы чаналар, умарталар, сыерчык оялары - барысы да шулкадәр ыспай, матур, күз явын алырлык итеп эшләнгән. Габдрахман, Бишмунчадан, Лениногорск районыннан да йорт өчен кирәк-яракларны ясарга сорап килүчеләр байтак. Сабантуй бәйрәме колгаларын ясауны да Расих Ихсановка ышанып тапшыра авыл җирлеге.
Ата-бабадан килгән сәләт, ди ул үзенең һөнәре турында. Әтисе Хәким абый да алтын куллы балта остасы булган.
79 ел гомеренең 48 ен «Ярыш» колхозында хезмәт куюга багышлаган Расих Ихсанов. 33 ел бригадир булып эшләгән. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале кебек дәүләт бүләкләренә дә ия шәхес ул. Тормыш иптәше Мәрьям апа белән 3 малай тәрбияләп үстергәннәр. Бергә матур гаилә булып яшәүләренә дә 57 ел тулган. Ихсановларның йорты бүген дә шау-гөр килеп тора. Балалары, онык һәм оныкчыклары тавышы ямь өстенә ямь бирә, әби белән бабайга картаерга ирек бирми.
- Һөнәр үзләштерү һәр-кемгә кирәк. Шөгыле, кә-себе булган кешегә тор-мышта яшәве дә ничектер җиңелрәк бит. Балаларыма, оныкларыма да гел шулай дим. Аларның миннән үрнәк алып, агач эше белән кызыксынуларына куанам. Ходайга шөкер, балаларым читкә китмәделәр, авылны якын күрделәр - хәзер үз йортлары белән торалар. Безнең Тайсуган авылын яратмау мөмкин түгел - табигать кочагы, шәһәрдән дә ерак түгел, газы, суы кергән, транспорт йөреп тора. Үз йортың белән яшәп, бакчада кыяр, помидор үстереп, кош-корт асрап яшәү үзе бер бәхет бит ул. Мәрьям апаң белән бергә умарта да карыйбыз әле менә. Йортыбызны да шулай бергәләп күтәрдек - башта агачтан, хәзер инде кирпечтән салдык. Барысыннан да канәгать булып, дус-тату яшибез, - дип куана Расих абый.
Әйе, матурлыкны һәркайсыбыз ярата. Расих абый кебек уңган-булган кешеләр аны үз куллары белән тудыра. Алтын куллы, чиста күңелле бу кешегә һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык теләп калабыз. Һөнәрегез дәвамлы гына була күрсен, Расих ага!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа