Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Яраткан эш куаныч китерә

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» - Тайсуган авылының оста куллы егете Булат Яриәхмәтов шулай дияргә ярата.

32 яшьлек ир-егет агачтан савытлар, беседкалар, төрле йорт җиһазлары ясый. Төзелеш техникумын тәмамлаган, Кырым якла-рында, Кара диңгездә хезмәт иткән, КНИТУ-КАИда югары белем алган, хәзерге вакытта «Татнефть» ААҖ системасында эшли. Гаилә корган, ике кызы бар.

- Тик утыра алмыйм - күңелем, кулым гел агач эшенә тартыла. Әби-бабайлардан килгән һөнәрдерме - белмим. Әтием токарь минем. Ул миңа: «Бәлки тимердән дә әйберләр ясап карарсың, улым», - дип киңәш бирде. Ясап карадым - бик ошамады. Тимер авыр һәм салкын, ә агач җылы, йомшак бит ул. Исе дә бик тәмле. Элегрәк, әле мәктәптә укыган чакта, агачтан әйберләрне бар авыл егете дә ясый аладыр шикелле тоела иде миңа. Соңыннан, үзем Тайсуганда балаларны остаханәдә агачтан әйберләр ясарга өйрәткәндә генә, әлеге эштә иң мөһиме сәләт икәнлеген аңладым. Бүгенге хыялым - теләге булган яшьләрне агач белән эшләргә өйрәтү өчен авылда бер остаханә ачып җибәрү. Моның өчен хуҗалыкның бер бинасын алып ремонтлау кирәк. Теләгем тормышка ашса, мин бик бәхетле булыр идем. Үз һөнәремне авыл балаларына да өйрәтәсем килә. Әлбәттә, агачтан әйберләр ясау минем өчен хобби гына ул. Әлеге эшнең матди ягы мине кызыксындырмый, - дип сөйли Булат Яриәхмәтов.

Авыл тормышына, табигатькә гашыйк булган, якты күңелле авыл яшьләренә сокланып туймаслык. Тайсуганның уңган-булган егете әйтмешли, һәр кеше үзенә, холкына туры килгән шөгыль табарга тиеш, шунда ул яшәүнең тәмен һәм ямен беләчәк.

Эшеңдә уңышлар һәм хыялларыңның тормышка ашуын телибез сиңа, Булат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса