Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әтинең кем икәнен хәзер генә белдем

Үткәннәргә күпер сала, хәтерне яңарта. “Йолдызым”, “Җиләкле аланнар” һ.б. күп кенә әсәрләре белән укучыларыбызга таныш булган, озак еллар Әлмәттә яшәгән фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллин Тукай якташы иде.

Шүрәлеле Арча егете Тукай эзләреннән узмыйча булмагандыр дип, без редакциябезгә кунакка язучының улы Рөстәм абый Төхфәтуллинны чакырдык. Ул безгә буш кул белән килмәгән булып чыкты. Бер биштәр тутырып китаплар, журналлар, төрле язмалар алып килгән. Алар гына да түгел...

 

Рөстәм Төхфәтуллин: Элек миндә «Мин Тукай якташы» дигән уй бөтенләй юк иде. Әтинең иҗатына багышланган «Минем җаным китапларымда» дигән җыентыкны эшли башлагач, андый уйлар әкренләп килә башлады. Чөнки мин документларга, әтинең архивына чумдым. Әтинең кем икәнен белә башладым. Илле ел Яңа Кенәрдә булмаган идем. 2011 елда гаилә белән беренче тапкыр бардык. Анда бару үзе бер могҗиза булды. Минем анда балачак дустым Ирек бар иде. Инде фамилиясен дә оныткан идем. Әтинең архивын актарып утырганда мине яңа, 1962 ел белән котлаган открытка килеп чыкты. Анда «Синең дустың Ирек Исмәгыйлев» дип язылган. Шуннан мин, «Авылга бабайга» дигән кебек, Кенәр мәктәбе директоры исеменә хат яздым. Үземнең телефон номерын күрсәттем. Һәм көннәрдән беркөнне миңа балачак дустым Ирек Исмәгыйлев чылтыратты (Р.Ш. - Арчалар шулай сөйләшә: Әрчә, чылтырый һ.б.) Минем бөтен бала чагым искә төште. Безнең Яңа Кенәр Тукай Кырлайга 15 кенә чакрым бит. Шул болыннарда, урманнарда минем дә бит бала чагым узган. Һәм без, хатыным, улым, оныгым - өч буын җыелып, Яңа Кенәргә киттек. Шулай итеп минем өчен яңа дөнья башланды. Тукайлы, Рафаилле иҗат дөньясы. Арчада, Кенәрдә булган очрашуларда мин күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллинны ачтым. Моңа кадәр ул миңа бары тик әти иде. Башкаларныкы кебек гап-гади әти.

Гомумән, бабам Габделгазизнең, әтинең юллары-сукмаклары Тукай эзләре белән бик нык үрелгән. Безнең бабай үзе дә бик укымышлы була. Чыгышы да укымышлы муллалардан. Язмыш кушуы буенчадыр, бабай да, әтием Рафаил Төхфәтуллин да Тукай булган авылларда белем-тәрбия биргәннәр, үзләре гыйлем эстәгәннәр.

Мин әтинең архивында актарынганда «Безнең Тукай» дигән 5 биттән торган бер язманы таптым. Ул 1961 елның 26 апрелендә язылган. Тукай көненә язып, газета өчен өлгертә алмагандыр да, шуңа басылмый калгандыр дип уйлыйм. Дәү әти укытучы булгач, аны гел авылдан авылга күчергәннәр. Минем әти Кырлайга терәлеп торган Яңа Иябашта туа. Аннан гаиләләре Күлле-Киме авылына күченгән. Аннан Кышкар авылына. Анда яшәгәндә 9 яшендә бер малай белән Кырлайга барган.

Безнең әбинең туганнан туганы Тукайны күргән була. Тукай бит 1907-1908 елларда солдатка каралырга Әтнәгә кайта. Бик күп авылларда кунак була Тукай. Ул вакытта инде ул билгеле шагыйрь. Әбинең туганы Сәрбиниял апаның әтисе мулла була һәм Тукайны чәйгә чакыра. Ул вакытта аңа 16 яшь. Үсмер кыз чәй янына ризыклар китереп куйгалый. Әлбәттә инде, Тукайны да күрәсе килә. Кыз яулык читеннән генә караштыра. Тукай самавыр кашына нәрсәдер кыргалап утыра. Тукай киткәч карасалар, анда балавыз белән шигырь язылган була.

2014 елда Арчада, Кенәрдә әтинең юбилейларын бик зурлап уздырдылар. Тантана вакытында залдан Миләүшә Закирова дигән ханым күтәрелде дә, минем әби-бабаларымның кайсы авылдан булулары, исемнәре турында сорашканнан соң, үзендә безнең нәселгә һәм Тукайга бәйле Коръән сак-ланганын әйтте. Һәм ул миңа менә бу хатны юллады.

«Әбиләр безгә Сәрбиниял әби (дәү әниегезнең туганнан туганы) турында сөйлиләр иде. Ул бездән 1-2 өй аша гына яшәгән. Мин белә башлаганда аның өе исән иде әле. Мулла кызы булган бит инде ул. Әбиләргә, «Бу - Тукай хатлары», дип күрсәтә торган булган. Бердәнбер малае сугышта үлгәч, ул акылдан авышкан була. Әби әйтә торган иде: «Бу җүләр карчык ни сөйләмәс дип уйлый идек», - дип. Әни безгә бала вакытта ук Сәрбиниял апаның Тукай белән очрашуы хакында матбугатта язылуын әйтә иде. Менә шул апаның бер чемодан иске китаплары Бибисара апа кулында кала. Бибисара апа аның килендәше булса кирәк. Әни шул чемоданнан бик күп китаплар ала. Бер Коръән китабын Бибисара апаның икенче туганы ала. Әни үзенә берсен ала. Калган китапларны әни Голландиядән килеп китап җыючыларга тапшыра. Анда Коръән тәфсире, тагын иске татарча китаплар булган. Ә Коръән китабы миндә саклана. Ул Сәрбиниял апа китабы. Сезнең нәселнеке».

«Әдәби хәзинә» тапшыруын төшергән вакытта Миләүшә ханым Коръәнне Рөстәм абыйга тапшыра. Гасырлар кичкән, Төхфәтуллиннарның гына түгел, Бөек Тукайның күз нурларын, кул җылысын сак-лаган ул изге Коръән бүген Әлмәтнең Р. Төхфәтуллин исемендәге китапханәсендә, музей бүлмәсендә саклана.

Рөстәм Төхфәтуллин: Тукай ул безнең нәселгә шулкадәр якын. Мин аны тора-бара, еллар узган саен ныграк аңлыйм. Минем туганнан туганым сынчы-рәссам, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Миңнуллинаның ике Тукай һәйкәлен ике Президентыбыз - Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Истанбул һәм Әнкара шәһәрләренә бүләк иттеләр. Болар барысы да Төхфәтуллиннар белән Тукайның рухи бергәлегенә дәлил. Атаклы Камал театры каршындагы Шүрәле дә Асия Миңнуллина эше.

Әйе, татарны Тукай гомер буе озата килә. Юк, ялгыштым. Киресенчә, әйдәп алга бара. Рафаилләр, Рөстәмнәр булып, Афзаллар, Сөләймановалар, Булатовалар, Әхмәдиевләр иҗаты, туган телебез - татар теле булып.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса