Әлмәттә 30 ел гомерен шофер хезмәтенә багышлаган Мөгелсем Мәүлетбаева яши
Сайлаган һөнәренә тугры булып, эшен чын күңелдән тырышып һәм яратып башкарган, җанын-тәнен биреп хезмәт куйган өлкән яшьтәге буын кешеләре һәркемдә соклану уята. Миңа нәкъ шундый кешеләр белән танышырга насыйп булды.
30 елга якын гомерен шофер хезмәтенә багышлаган, исеме Мактау китабында урын алган хезмәт ветераны Мөгелсем апа Мәүлетбаева - шуларның берсе. Үзенең активлыгы, кызыксынучанлыгы, җор телле булуы белән аерылып тора ул. 83 яшен тутырып килүче Мөгелсем апа белән күрешеп, аның үткән гомер юлы, хәзерге тормышы турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Тумышы белән Сарман районы Ләшәү Тамак авылыннан. Гаиләдә биш кыз үскәннәр. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгелсем Ивановкада үлчәүче булып эшли, соңыннан Казахстан якларында тимер юл салуда хезмәт куя. Ир-егетләр өчен дә авыр саналган шофер һөнәрен сайлавы турында сөйләгәндә, Мөгелсем апа кечкенәдән үк техника белән кызыксынуын әйтте.
- Машина - үзе бер хәзинә бит. Нинди генә эшкә тотынма, кая гына барма - ул гел кирәк. Техниканы, рульне тота белсәң - кешегә ялынасы юк. Монысы минем өчен аеруча мөһим. Әле дә хәтеремдә, шулай бервакыт Ләшәү Тамактан йортка такта кайтартырга кирәк иде. Танышыбыз Тәлгать абыйларга барып, такталарны төяп кайтарырга ярдәм итүен сораган идем дә, аның вакыты булмады. «Эх, үзем машина йөртә белсәм, болай ялынып йөрер идеммени», дип әйткәнем бүгенгедәй исемдә. Шофер һөнәрен сайларга бәлки шушы вакыйга да этәргеч булгандыр, дип уйлыйм хәзер. Ике дә уйламый ДОСААФта шоферлык курслары уздым да, 1966 елдан Әлмәтнең Монтажная урамындагы 14 нче автотранспорт хуҗалыгында эшли башладым. Бу елларда Әлмәттә, күрше-тирә шәһәрләрдә төзелешнең иң кайнаган чагы иде. Предприятиебездә машина йөртүче хатын-кызлар өчәү - Тәнзилә, Әнисә һәм мин. Бортлы ГАЗ-52 машинасында кислород, пропан, соңыннан яңа машинада су ташыдым. Күпчелек Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләренә йөри идем. Бик җиңел булмады инде хезмәтебез. Кышкы бураннардан соң элек юлларны көрт басып китә, машина ватылса, буксир чакырта идек. Элек бит телефоннар юк. Узып баручы машиналарны туктатып, шоферларга әйтә идек тә, алар транспорт хуҗалыгына кереп, безгә ярдәм кирәклекне хәбәр итәләр. Вакыт күп уза. Күпчелек үзебезгә ремонтларга туры килә иде - сүтәбез, җыябыз. Техниканы белгәнлектән, юлда туктап, машина капотын ачкан кешеләрне күрсәм, әле хәзер дә ярдәм итәргә тырышам. Кайберләре хәтта аптырап та торалар - бу әби барысын да каян белә икән дип. Күңелем машиналарга тартылып торгангадырмы, әллә үземнең характерым шундый үҗәт булгангамы, ярты гомерем юлда узса да, хезмәтемне нык яраттым, ә ул үз чиратында мине яратты, - дип хатирәләре белән уртаклашты Мөгелсем апа.
Социалистик хезмәт ярышларында беренчелекне бирмәгән, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Мөгелсем Шәяхмәт кызы Мәүлетбаева - 14 нче АТХның иң тырыш һәм булдыклы хезмәткәрләреннән берсе, предприятиенең горурлыгы. Тормыш иптәше Рим белән дә алар шушында очрашып кавышканнар, матур гаилә корып, ике бала үстергәннәр.
- Ходайга мең шөкер, бик тату, матур яшәдек. Барысына да өлгердек - эшен дә эшләдек, балаларны да карадык, йорт эшләрен дә алып бардык, аш-су пешерергә, чигү чигәргә, тегәргә дә өл-герә идем, - ди Мөгелсем апа.
Ул әле хәзер дә кул кушы-рып утырырга яратмый. Олы яшьтә булуына да карамастан, бакчада эшли, бәрәңгесен, помидорын да үстерә, йорт эчендә дә яшь кызлардай йөгереп кенә йөри. Коръәнен дә белә, догаларын да укый.
Булганнан бар да була, диләр. Мөгелсем Мәүлетбаева әле үзенең 89 яшьлек Гөлҗиһан апасын да карый. Сугыш һәм хезмәт ветераны, гомер буе төзелеш эшләрендә булган әлеге ханым да хөрмәткә һәм игътибарга лаек. УМР-1 предприятиесендә хезмәт куйган, Әлмәт районы юллар төзелешендә эшләгән кеше. Гөлҗиһан апа да элек юлларга асфальт салганда кул эшенең күбрәк булуы турында искә алды. Төзелеш эшләренә җәлеп ителеп, Россия шәһәрләренә командировкаларга еш йөргән булып чыкты. Бүген, сәламәтлеге какшау сәбәпле, бик чыгып йөрми икән. Сеңлесе Мөгелсемгә һәм аның гаиләсенә тәрбия иткәннәре өчен бик рәхмәтле ул.
Менә шундый киң күңелле, тормыштан ямь һәм тәм таба белүчеләр яныбызда гына яши. Алар белән сөйләшкәндә үзең дә рухланасың, җанга ничектер тыныч һәм рәхәт булып китә. Киләчәктә дә шундый онытылмас кадерле минутлар, шатлыклы вакыйгалар кабатланып торсын, барыбызга да сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа