Көчле рухлы Айрат
Безнең команда төркем этабында Италия, Словакия һәм Норвегия җыелма командаларын 34-1 гомуми исәбе белән тар-мар итте.
Чирекфиналда турнир хуҗалары Чехия 7:0 исәбе белән җиңелде. Ярымфиналга килгәндә, россиялеләр канадалыларга 1:2 исәбе белән оттырды, ә өченче урын өчен Көньяк Корея вәкилләрен 7:0 исәбе белән җиңделәр. Бронза медальләрдән тыш, алар 2022 елда Пекинда узачак XIII Паралимпия кышкы уеннарында чыгыш ясау хокукын да яулады. Айрат берничә тапкыр «Матчның иң яхшы уенчысы» дип танылды.
Көчле рухлы, сөйкемле, талантлы, тормыштагы катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, үзен дә, башкаларны да алга барырга өндәүче следж-хоккейчы Айрат белән без дә очрашып әңгәмә кордык.
Егет кечкенәдән үк спортка гашыйк, үзен күп төрләрдә сынап карый. Иң күңеленә ятканы - хоккей. Әлеге спорт төре белән 6-7 яшеннән шөгыльләнә. Тормыш аңа сынаулар әзерләүгә карамастан, ул сынмый-сыгылмый. 2016 елда «Нефтяник» хоккей клубында илдә зур популярлык казана башлаган следж-хоккейны үстерергә карар кылалар. Шулай итеп, Айрат уенның икенче бер төре белән таныша.
- Айрат, следж-хоккей турында нәрсә әйтә аласың?
- Яхшы, күңелле, мавыктыргыч уен. Бу спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр игътибарына: бер дә чанада йөрмәгән кеше өчен башта авыр булачак. Егылулар, нервланулар булмый калмас. Шуны истә тоту зарур: хоккей - көчле рухлы кешеләр өчен. Башта база күнекмәләрен үзләштерергә, ә алга таба үзеңнән нәрсә дә булса өстәргә кирәк.
- Бу спорт төре синең тормышыңны үзгәрттеме?
- Ул минем тормышыма бик күп эмоцияләр бирә. Кардиналь үзгәрешләр кертте дип әйтә алмыйм. Мин элек тә төрле спорт белән мавыга идем, ләкин хоккейны күбрәк ошаттым.
- Гомумән, хоккей - спортның катгый төре. Следж-хоккейны үзләштерү авырдыр, мөгаен...
- Барысы да теләккә бәйле. Беренче чиратта кеше үзенә көчле йөкләнешләргә түзә алырмы икәнлеген раслый. Бөтен җирдә дә корбаннар, нюанслар бар. Кемнедер егылулар, җәрәхәтләнүләр туктата, ә кемдер аларны исәпкә алмый һәм алга таба бара. Иң мөһиме - беренче басымга бирешмәскә, ә алга таба җиңелрәк булачак.
- Башлап җибәрүче хоккейчыларга нинди теләкләрең бар?
- Зур теләк булса, туктамагыз! Ни дә булса килеп чыкмый икән, Мәскәү дә тиз төзелмәгәнен истә тотыгыз. Беркем дә шунда ук басып, йөгереп тә китмәде бит, барысы да әкренләп килә. Үз хаталарыңда өйрәнергә кирәк.
- Якыннарың синең хоккей белән мавыгуыңны хуплыймы?
- Әйе, алар мине тулысынча хуплыйлар. Минем сөенеп шугалакка баруымны, анда рәхәтләнеп шууымны аңлыйлар.
- Хоккейдан тыш нәрсә белән кызыксынасың?
- Кайвакыт өстәл теннисы уйныйм. Чаңгыда шуам. Волейбол, футбол уйнарга яратам. Кыскасы, спорт белән бәйле бөтен нәрсә ошый.
- Белгәнемчә, син хәзер Мәскәү өлкәсе «Феникс» командасы уенчысы. Бу клубка ничек эләктең?
- Барысы да Әлмәттән башланды. «Татнефть» компаниясе һәм «Нефтяник» командасы ярдәм итте. Алар үзебезне күрсәтергә мөмкинлек тудырдылар - следж-хоккей буенча команда оештырдылар. Бирегә Россия җыелма командасының тренеры да чакырылган иде. Баштан ул безнең команда уенчысы Рамил Илалетдиновны Мәскәү өлкәсе «Феникс» командасына чакыртты. Соңыннан мине дә составка алдылар. Әле дә шул команданың уенчысы мин.
- Россия җыелма командасы составына эләгү тарихы нинди?
- Россия чемпионатының беренче этабыннан соң иң яхшы уенчыларны халыкара турнирларда катнашу өчен җыелма командалар буенча сайлыйлар. Үземне лаеклы күрсәткәнгә, мине дә Россия җыелма командасына ал-дылар. Алга таба да команда белән хезмәттәшлек итәрмен дип өметләнәм.
- Дөнья чемпионаты, чит ил көндәшләре турында берничә сүз әйтеп уз әле.
- Барысы да лаеклы көрәштеләр. Һәркем үз дәрәҗәсен күрсәтергә омтылды, үз уенын тагарга. Дулкынлану аркасында күп нәрсә килеп чыкмады. Россия мондый югары ярышларда алты ел катнашмады. Җиңәргә теләдек, әмма ничек килеп чыкты инде.
- Өченче урын да әйбәт бит. Шул рәвешле сез Пекиндагы Паралимпиадага юллама оттыгыз. Нинди фаразлар бирә аласың?
- Без иң югары максатлар куярга тиеш. Әлбәттә, беренче урынга, алтын медальгә исәп тотабыз. Безнең бурыч - без дә булдыра алуыбызны күрсәтү.
- Дөнья чемпионатының иң истә калырлык мизгеле?
- Ярымфиналда оттыру истә калды. Җиңеп барганда оттыру күңелсезләндерде. Яхшы мизгелләргә килгәндә... Истә калырлык яхшы мизгелләр дә шактый булды.
- Айрат, синең кумирың бармы?
- Әйе, минем кумирым - әтием.
- Күпләр катлаулы тормыш ситуациясенә юлыккач, кулларын төшерәләр. Аларга нәрсә киңәш итә-сең?
- Әгәр дә кешеләр кулларын төшерә икән, димәк, алар бу хәлне бәяләп бетермиләр. Чишү юлының барлык вариантларын да әйләнеп чыгарга кирәк. Моннан тыш, башка кешеләрнең карарлары да бар. Аларга да колак салу мөһим. Чыгу юлы һәрвакыт табыла.
- Айрат, җылы әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт сиңа! Спорттагы казанышларың белән тагын бер тапкыр котлыйм. Зурдан-зур уңышлар телим!
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа