Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мин Мәстүрә апа түгел, мин - Мастура Абдулловна

Татар халкында үзеңнән олы яшьтәге хатын-кызга хөрмәтләп, олылап «апа» дип әйтү ул гасырлардан килгән, канга сеңгән тәртип, әдәп билгесе. Ә ул апа түгел, ул - Мәстүрә Абдулловна.

Мәстүрә Абдулловнаны габдрахманлылар, әлмәтлеләр генә түгел, ярты Рәсәй белә. Ничек белмәсен, ул бит Мәстүрә Абдулловна. Андый укытучы, андый кеше бүтән юк. Андый кеше я туган да үлгән, яки бөтенләй тумаган.

Мин килгәндә мәш килеп бакчада кайнаша иде. Егетләрчә кыска итеп кистергән, азрак чал кунган чәчен тиз генә тарап куйды да, нәрсәдән башлыйбыз, дип минем каршыга килеп утырды.

- Түбән Новгородтан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Балахна районы Правдинск бистәсендә туып-үстем мин. 1971 елда Горький дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Казанга килдем. Минем нәкъ менә татар авылына эшкә барасым килде. «Нинди районга барасың килә?» - диделәр Мәгариф министрлыгында. Татарстандагы районнарны каян белим инде. Мине Әлмәт районына билгеләделәр. Самолетта Габдрахман мәктәбендә эшләүче, Мактамада яшәүче хезмәт укытучысы Энҗе апа белән бергә очтык. Ул миңа Габдрахманга тарих укытучысы кирәк диде. Иртән РОНОда Заһит Зиннуровичка керергә чират, мин 25 нче. Мин Габдрахман мәктәбенә барам, дидем. «Ул бит татар мәктәбе, анда ничек эшләргә җыенасыз, сез бит татарча белмисез», - ди. «Беләм, ләкин сөйләшмим. Мин аларны русча укытырмын», - дидем.

Дүрт чемодан китап, бер мендәр, бер юрган белән килдем мин. Рәшидә Закуановна, Рафикъ Мөэминович... Оятка калмаска дип төне буе укытучыларның исемнәрен ятладым. 16 августта Габдрахман мәктәбенә эшкә чыктым. Бу авылга килгәнемә быел илле ел булды. Мәктәптә 40 ел 16 көн эшләдем. Бала ялында да ике ай гына тордым.

Әйе, белә ул татар телен. Нижгар мишәре ничек инде татар телен белмәсен. Тик татар илендә саф, әдәби татар телендә сөйләшә белмәгәч... Габдрахман мәктәбе тарихында гомер булмаган хәл. Тарих фәнен татарча укыталар!

- Беренче дәрескә кердем дә әйттем: «Я не Мәстүрә апа, я - Мастура Абдулловна. Мин татарча беләм, ләкин сөйләшмәячәкмен». Әгәр дә беренче дәресемне авызларын ачып тыңласалар калам, шулай булмаса - китәм. Шулай дип кердем.

Украина, Кырым, Кавказ, Рәсәйнең үзәк өлешләре... Кайда гына булмаган, ни генә күрмәгән ул Габдрахманга килгәнче. Ирләр холкы, ирләр тәвәккәллеге бар аңарда. Сугып ега, тартып торгыза. Әйтсә эшли, эшләрлек булмаса сөйләп тә тормый. Ата-аналар җыелышындагы беренче чыгышында ук коллективта да, ата-аналар алдында да үзенең кем икәнен күрсәтә.

- Күрәм, ата-аналар бик шаулаша башладылар. Укытуга, укытучыларга каршы үзләренең канәгатьсезлекләрен сиздерәләр. Мин янәшәмдә утырган директорыбыз Рафикъ абыйдан рөхсәт сорадым да, ата-аналар каршына чыгып бастым. Алты йөздән артык ата-ана утыра. Тотындым русча сөйләргә. Күрәм, ата-аналар тынычланып бетте. Шуннан соң: «Укытучы - ул изге зат! Сез укытучыны хөрмәт итәргә тиеш», - дип татарча әйттем дә, чыгышымны тәмамладым. О-о-о, Мәстүрә уса-а-ал, диде кемдер. Шуннан укытучыларга мөнәсәбәт үзгәрде.

Ышанам, чөнки заманында район мәгариф бүлегендә дә бераз өркеп торалар иде аңардан. Усал булу ул бит явыз, миһербансыз дигән сүз түгел. Аны коллектив та, ата-аналар да, авыл халкы да, укучылары да ничек бар шулай ярата. Чөнки ул һәркемнең күңеленә, йөрәгенә ачкыч табарга сәләтле.

- Мин килгәннең икенче елында 18 укучы вузга керде. Һәр дәресемне энәсеннән җебенә кадәр әзерләнеп укыттым. Озак та эшләмәдем, мине завуч итеп куйдылар. Үзем намус белән эшләгәч, алдый белмәгәч, башкалардан да шуны таләп итә идем. Минем укучылар бервакытта да милициягә барып җитмәде. Акырдым, тезләндердем, гафу үтендердем... Әмма нинди генә авыр хәлләр булса да, мин барысын да үзем хәл итеп бардым. Хәтта кайбер нәрсәләрне әти-әниләре дә белми кала иде. Мин кычкырганда мәктәп селкенерлек була иде. Тик бу явызлыктан түгел. Бик усал чагымда мин укучының янына килеп, шыпырт кына әйтә идем. Ул кычкырудан күпкә авыр тәэсир итә иде аңа. Белем дә бирдем, тыңлата да белдем. Габдрахманны бик яраттым. Ул хәзер менә шундый матур авыл. Ә элек бөтен чүп-чарын капка төбенә түгәләр иде. Укучыларым белән авыл урамнарын, елга буйларын чистарта идек. Бу читтә басып команда биреп тору түгел. Мин алай булдыра алмыйм. Алар белән бер булып эшләдем.

Бер фатирдан икенчесенә күчеп йөрү арыта Мәстүрә Абдулловнаны. Ул китәргә уйлый. Ләкин мондый кадрдан берәүнең дә «колак кагасы» килми. Шәһәр комитетының беренче секретаре Геннадий Кыямович Беляев аңа үзе фатир вәгъдә итә һәм сүзендә тора.

Ул барына да өлгерә. Гаилә кора, кыз үстерә, оныклар караша, кышкылыкка 600 банка яшелчә-салат әзерли - җир җимертеп дөнья көтә. Бер генә эш тә, бер генә кеше дә аңа чит-ят түгел. Тарихны, сәясәтне ул шул тик-лем белеп, төбенә төшеп аңлата. Аның авызыннан чыккан һәр сүзен укучылары язып баралар. Үз вакытында Мәстүрә Абдулловна яздырган конспектлар бик күпләргә ярдәм итә.

- Армиядә хезмәт итүче егетләргә әниләре мин яздырган дәфтәрләрне посылка итеп салдылар. Политзанятиеләргә кирәк булган. Егетләр армиядән рәхмәт әйтеп хатлар яза иде. Вузга кергәндә дә, укыганда да дәрестә мин биргән материаллардан файдаландылар.

Миндә эчке сиземләү сәләте бик көчле. Кайсы укучыга нинди һөнәр сайларга кирәген күпләргә мин әйттем. Һәм ялгышмадым. Бүген алар шул укыган юнәлештә зур уңышка ирешкән, дәрәҗәле кешеләр. Хәтта укытырга килгән укытучыларның да күзләренә карап, явызлыкларын сизә идем. Шуңа андыйларны алмадык та.

Ул әле дә кемнең кем икәнен күзеңә карап аера. Урамдагы укучы балага да, карт әбигә дә, хәтта исерек авылдашына да сүз таба белә. Ул уйнамый, ул шулай яши. Ул бүген дә Мәстүрә апа да, Мәстүрә әби дә түгел. Ул һаман Мастура Абдулловна!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса