Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләймановаларның улы һәм килене кем дигән сорау күпләрне кызыксындыра
Саҗидә Сөләйманова исеме татар әдәбиятында күптән үз урынын алды. Аны укыйлар, беләләр, хәтерлиләр, онытмыйлар.
Әлбәттә, шагыйрәнең иҗаты билгеле бер катлау кешене кызыксындырса, шундый ике бөек әдипләр – Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләймановаларның улы һәм килене кем дигән сорау күпләрне кызыксындыра.
Чыннан да, кем икән ул, әти-әнисенең исемен мәңгеләштерү өчен янып йөрүче Әнвәр Маликов һәм кайнанасы хөрмәтенә күргәзмәләр оештыручы килен Асия Маликова?
Әлмәттә еш булсалар да, һәркемнең үз мәшәкате. Шулай да, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә вакыт таптылар.
Беренче карашка аз сүзле, кырыс күренгән Әнвәр әфәнде бик тә сизер җанлы, җаваплы, кешелекле, кайгыртучан ул, ир, әти. Шәхси тормыш турында бик сөйләргә яратмаса да, якташларына «ачылмыйча» булдыра алмады.
- Мин университетның тарих бүлеген тәмамладым. Шунда аспирантурада укыдым. Университетның Дуслык интернационал клубы президенты буларак, бу темага күптиражлы «Ленинец» ка яза идем. 1982-1985 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре Киров райкомы инструкторы, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты инструкторы булып эшләдем. Яшьләр арасында җинаятьчелеккә каршы көрәш өчен җавап бирә идем. Бу темага «Комсомолец Татарии»да язмаларым чыкты.
Гомумән, бөтен нәрсәдә беренче булу, оештыру, башлап йөрү – ул Маликовларның каннарына сеңгән. 1985-86 елларда Киев шәһәрендә СССР Эчке эшләр министрлыгының югары курсларында укый һәм 1986 елдан Республика Эчке эшләр министрлыгының сәяси бүлегендә эшли башлый. Бу Татарстан дәүләт органнарының беренче штаттагы матбугат хезмәте була. 1992-1995 елларда Татарстан Югары Советы матбугат үзәге җитәкчесе-парламент матбугат хезмәтенең штаттагы беренче хезмәткәре.
Ул беренче тапкыр республикадагы криминаль статистиканы матбугатта бастыра башлый. 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе (шулай ук бердәнбер). 1999-2008 елларда ««АК&М»» Мәскәү мәгълүмат агентлыгының штаттагы собкоры, республика икътисады турында яңалыклар яза.
- 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр ирекле журналист, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларының киң даирәсе белән хезмәттәшлек итәм («Дөнья энергетикасы», «Россия нефте», «Нефть һәм тормыш» журналлары, «Россия нефте» яңалыклар порталы, «Татар-информ» агентлыгы, «Республика Татарстан» газетасы, «Коммерсант», «Российская газета» һ.б.). Төп юнәлешем -ягулык-энергетика комплексы, - диде ул.
Әнвәр әфәнде сөйләгәннәр әдәбияттан шактый ерак торсалар да, ул җаны-күңеле белән татар әдәбиятыннан ерак торган кеше түгел. Әллә ни күп сөйләргә яратмаса да, «Сез ниндирәк әти?» дигән сорауга ул:
-Әнисе хөкүмәт эшендә булганлыктан, кечкенә чакта улым Әскәр белән больницаларга миңа йөрергә туры килде. Берсендә ничектер, язып утыручы шәфкать туташы, башын күтәрми генә «Сез әнисеме?» -дип сорады. Димәк, начар әти булмаганмын инде, - диде елмаеп.
Тыйнаклык аларның икесенә дә хас сыйфат. Асия ханым ничектер Әнвәр әфәнде күләгәсендәрәк йөргән кебек тоелса да, гаиләдә аның белән киңәшми эш эшләнми. Бу гаиләдә ярату, хөрмәт хөкем сөрә.
- Мин Лаеш районы Кече Елга кызы. Гаиләдә бердән-бер кыз үстем. Әнием белеме буенча укытучы булса да, авыл Советында секретарь булып эшләде. Әтием агроном иде. Педагогия институтын тәмамлагач, күрше Имәнкискә мәктәбендә рус теле укыта башладым. Әти авыргач, авылга, үз мәктәбемә кайттым. Аннан инде Казан.
- Асия ханым, Әнвәр әфәнде белән кайда, ничек таныштыгыз?
- Дуслашып йөри башлаганга өч ай тула дигәндә өйләнештек без. Танышуыбыз да кызык кына булды. Татарстан пионер оешмасында эшләгән елларым. Бик эшлекле кыяфәтле бу егет элегрәк тә күземә чалына иде. Исеме, нишләптер, хәтердә калмаган, ә менә аның комсомолдан эчке эшләр органына эшкә күчүе колакка кереп калган. Бер үк юлда йөри идек без. Кайвакыт эштән дә бер үк транспортта кайтырга туры килә. Янәшә басып торсак та, бөтенләй күрми иде ул мине. Ә хезмәттәшем белән юл буе сөйләшеп кайта.
Беренче тапкыр опера һәм балет театрында игътибар итте ул миңа. Яхшы хәтерлим: 1992 елның җәе иде. Илдә демократик үзгәртеп корулар башланган чак. Бөтендөнья татар конгрессы утырышы бара... Дус кызым Фәридә белән театр фойесында очраштык та, утырыш беткәнен көтеп торабыз. Аны да, минем кебек, яшьләр секциясе эшендә катнашырга чакырганнар икән. Әнвәр дус кызымның яхшы танышы булып чыкты. Югары Советта матбугат үзәген оештыру белән шөгыльләнәчәк, ди. Ул Фәридәне эшкә чакырды. «Менә безнең Асия яза», - диде ул, миңа күрсәтеп. Әнвәр бу сүзләргә игътибар да биреп тормады бугай, сораштыруын дәвам иттерде. «Юк, бу яктан да миңа туры килми бу эш, ә менә Асиягә бара, ул радиодан да, телевидениедә дә чыгышлар ясый», - дип кырт кисте дустым, миңа ишарәләп (балалар белән эшләгәндә туры килә иде инде, кая барасың!?).
Шул сүзләрдән соң гына Әнвәр миңа борылып карады да: «Шулаймыни?» - диде бераз гаҗәпләнеп һәм «Татар телен дә яхшы белергә кирәк бит әле», - дип өстәп куйды.
Нәкъ бер ел үткәч, кабат очраштык без. Бу юлы күптәнге танышы кебек әллә каян дәште ул миңа. Шуннан соң еш очраша башладык, һаман үзенә хезмәткәр эзли икән әле, дип йөрдем баштарак.
Аның яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләйманова улы икәнен дә соңрак кына белдем. Әнвәрнең үзеннән түгел, башкалар әйтте. Ул теге чакта, театрда ук, мине әнисенә ошатып калган икән. «Синең күзләреңдә әнием күзләрен күрдем. Без, егетләр, ирексездән әниебезгә охшаган кешене эзлибез бит», - диде ул бер очрашканда, аннан соң әтисе белән таныштырды. Озак та үтмәде, тәкъдим ясады: үзенең кул астында эшләргә түгел, ә тормыш сукмагыннан бергә атларга дигән тәкъдим иде ул.
- Сез кайсы әдәби әсәрне, кайсы җырны һәркем белергә тиеш дип саныйсыз?
- Аерым бер әсәрләрне укыгыз дип әйтә алмас идем. Чөнки ул кешенең белем дәрәҗәсенә, һөнәренә, тәрбиясенә, мавыгуына, яшенә һ.б. үзенчәлекләренә бәйле. Шулай ук күңел халәте дә зур роль уйный. Ә менә балага кече яшьтән үк укуга, китапка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Бигрәк тә бишек җырларына, әкиятләргә. Әгәр дә шул вакыт укуның, китапның тәмен тойса, үскәч тә югалтмый.
- Улыгыз Әскәр татар телен беләме? Ул нинди өлкәдә эшли?
- Әлбәттә, белә. Ул төрек лицеен, аннан соң университет тәмамлады. Бүгенге көндә әтисе белән эшли.
- Шундый кешеләрнең килене булу ниндидер җаваплылык өстиме? Үзегезне шәхес буларак югалтмадыгызмы?
-Юк, югалтмадым. Мин нинди булган, шулай калганмындыр. Әлбәттә, билгеле бер дәрәҗәдә җаваплылык өстәгәндер инде. Нигездә ничек булган, барысы да шул килеш дәвам итте.
- Асия ханым, Сез алган иң истә кала торган бүләк нәрсә булды?
-Минем кечкенәдән бик тә тимераякта шуасым килде. Малайлар миңа үзләренең тимераякларын биреп торып, кулдан тотып шуарга өйрәттеләр. Ләкин үземнең тимераяк булмады. Егылып имгәнер дип куркып әни алмады. Сөйләшеп утырганда Әнвәргә сөйләгән булганмындыр инде. Бервакыт ул миңа ап-ак матур тимераяклар бүләк итте. Мин хәтта эшкә барганда иртәрәк китеп, эшкә кадәр шугалакта шуып, аннан соң эшкә керә идем. Иң истәлекле бүләк шулдыр минем өчен.
Ул тыйнак кына елмаеп куйды. Күтәрелеп С.Сөләйманова сурәтенә карадым. Минем каршыда тере Саҗидә булып килене Асия утыра иде. Җыр дәвам итә... «Җыр икәнсең, тормыш...»
Әнвәр Әдип улы Маликов 1957 елның 31 мартында Әлмәт шәһәрендә туган. Шунда урта мәктәпне, 1979 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Бүләкләре:
ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Мактау грамотасы,
«Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты,
Энергияне саклау һәм ресурслар нәтиҗәлелеге буенча бәйге (Татарстан Республикасы Хөкүмәте); 2007, 2008, 2011 елларда - 1 нче урын
ПЕГАЗ-2011 (Гомумроссия энергожурналистика иҗтимагый академиясе) - яңалыклар номинациясендә 2 нче урын;
«Кешеләрне бәйләүче җеп - 2008» (ТР Элемтә министрлыгы) – Гран-при.
РӘФКАТЬ ШАҺИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа