Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Укытучы… Никадәрле тирән мәгънә салынган бу сүзгә, никадәр җылылык, наз. Без укытучыларны шулай күзалларга күнеккән Барыбызга да билгеле җырдагы кебек: «Сез иң күркәм, иң сабыр, иң гадел, иң гүзәл кеше икәнсез». Башкача мөмкин дә түгел. Чын укытучы бары тик шундый гына була ала.

Еллар узса, тарих тәгәрмәче алга тәгәрәсә дә, укытучы бүген дә белем дә, тәрбия дә бирергә тиеш. Милләтне алга әйдәүче дә ул.

Төрле заманча технологияләр, методлар үзгәреп торса да, укытучы факторы алгы планда тора. Инде бик күпләр үзе өчен яшәгәндә ул һаман кеше баласы дип яшәргә мәҗбүр.

Берничә көннән хөрмәтле укытучыларыбызның һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан Әлмәт районы мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары, Әлмәт районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Сирина ханым Җиһаншина белән очраштык. Сезнең игътибарга аның белән булган озын әңгәмәнең кыска гына бер өлешен тәкъдим итәбез.

- Сирина ханым, Сездәге милли мәгарифкә, мәдәнияткә мәхәббәтнең чишмә башы кайдан килә?

- Тумышым белән мин табигате, уңган халкы белән үзенә җәлеп итә торган төбәк - Мөслим районыннан. Иң беренче тормыш тәҗрибәсе гаиләдә туплана: әтием гармунчы иде, «Уйнагыз, гармуннар» республика бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаган, абыем да баянда уйный. Шуларга карап мин дә гармун тартырга өйрәндем. 5-6 яшьлек чагымда сәхнәдә урындыкка бастырып җырлатканнары хәтердә. Әбием нәрсәдер эшләгәндә әкрен генә гел җыр суза, шигырьләр сөйли иде. Мәдәнияткә мәхәббәт якыннарым аша салынган, еллар аша сугарылган, буыннардан-буыннарга тапшырылган.

Минем киләчәгемә зур йогынты ясаучылар әлбәттә, мәктәбем һәм укытучыларым. Туган телне хөрмәтләргә, туган җирне яратырга, милли традицияләребезне сакларга, дәвам итәргә өйрәткән Салауз Мухан мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтлемен. Укыганда пионер дружинасын, комсомол оешмасын җитәкләү киләчәктә педагог һөнәрен сайларга этәргеч бирде.

- Бүгенге укытучы сезнең укытучылардан нәрсәсе белән аерыла? Замана укытучысыннан нәрсә таләп ителә, ул нинди булырга тиеш?

- Мин укытучыларымны хөрмәт һәм ихтирам белән искә алам. Алар биргән белем һәм тәрбия дәресләре тормышта үз юлымны табарга ярдәм итте. Һәр чорның үз тәрбия ысуллары, үз остазлары, үз таләпләре булган. Балаларны заманга яраклаштырып тәрбияләү, мәгърифәт орлыклары чәчү элек-электән саваплы һәм җаваплы хезмәтләрдән саналган. Һәркем үз вазифасын яратып һәм белеп башкарган. Сайлаган һөнәреңә тугъры булып хезмәт итү - ул һәр укытучының изге бурычы. Менә шунда инде хезмәтеңнең хөрмәткә лаек икәнен дә күрәсең. Әлмәт районы мәгариф системасында 3000 нән артык укытучы хезмәт куя. Шуларның 162се- туган тел укытучылары. Алар барысы да зыялы, зирәк, эрудицияле хезмәткәрләр. Үз эшләренең остасы. Бүгенге көндә мәгълүмати кыр гаҗәеп бай, традицион мәгариф системасын яңа методикалар, компьютерлар, мәгариф платформалары алыштыра. Укытучыларга, әлбәттә, интернет челтәрләре аша белем алган замана баласыннан да күбрәк белергә, яңалыклар белән бергә атларга, күпне өйрәнергә, хезмәтендә кулланырга туры килә.

- Ничек уйлыйсыз, ни өчен Әлмәт мәктәбен тәмамлаган укучылар татар телен Төмән, Башкортостан укучыларыннан начаррак белә?

- «Үз милләтеңнең кадерен белү өчен читкә китеп кара», дигән халкыбыз. Бәлки шуның өчен башка төбәкләрдә татар телендә яхшырак сөйләшәләрдер?! Анда үз-үзеңне саклау инстинкты көчлерәк сакланадыр, бәлки. Туган тел бит ул - милләтебез хәзинәсе. Менә шул байлыкны түкми-чәчми буыннардан-буыннарга тапшыру барыбызның да изге бурычы. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына. Милли үзаң, патриотик хисләр җәмгыятьтә формалаша. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, җәмгыять - милләтне бербөтен итә торган мохит. Менә шул үзенчәлек чылбыры тотрыклы түгел икән, бөтенлек югала. Әлбәттә, мин бездә туган телгә өйрәтү начар димәс идем. Ләкин төрлесе бар. Авыл җирлеге милләт сакчысы, тел сакчысы дисәк, шәһәребезнең милли мәгариф учагы ул – Р.Фәхреддин исемендәге гимназия. 30 еллык тәҗрибәсе булган белем йортында балаларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия алып, зур күрсәткечләре белән башка белем йортларыннан аерылып торалар. Шәһәребез мәктәпләрендә укып, милләтебезнең горурлыгы булган күпме күренекле шәхесләр үсеп чыккан Әлмәт җирлегендә! Республикабыз күпмилләтле халыкларның дус-тату яшәү рәвеше үрнәге. Һәрбер милләткә үз телен, динен, мәдәниятен саклау, өйрәнү өчен хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Алда язып үткән бөтенлекне бөртекләп җыярга, милләтебез киләчәгенә бүгеннән ныклы нигез салырга күптән вакыт җитте.

- Сирина ханым, бүген укытучыларга, бигрәк тә татар теле укытучыларына ниндидер грантлар оту мөмкинлеге бармы?

- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ел дәвамында республикабызда, һәрбер районда төрле милли-мәдәни чаралар, бәйгеләр үткәрелә. Министрлар Кабинеты, Мәгариф министрлыгы тарафыннан уку йортлары интерактив җиһазлар, методик әсбаплар, күргәзмә материаллар белән баетыла. Телебезне, милли традицияләребезне саклауга аеруча әһәмият бирелә. Кызыксындыру чаралары булып грант оту мөмкинлеге тудырылды. Республика бәйгесенең муниципаль этабында 9 мәктәп һәм 12 балалар бакчасы коллективлары проектлары катнашты. Республика этабында 4 мәктәп (Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия, 24 нче мәктәп, 2 нче лицей, Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе) һәм 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасының проектлары җиңеп чыкты һәм 500 меңлек грантка ия булдылар. Һәр проект игътибарга лаек: Р.Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү, сәхнә сәнгатен үстерү, театр эшчәнлеге аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, иҗат кешеләре белән аралашу даирәсен киңәйтү, милли традицияләребез үрнәгендә сәләтле балалар тәрбияләүгә юнәлтелгән бу проектлар киләчәктә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары булыр дип ышанам.

- Сез тормышта һәр кешегә нинди адым ясарга, нинди эш эшләп карарга тәкъдим итәр идегез?

- Бизәнеп матур булып була. Ләкин эчке матурлыкны тышкы матурлыкка алыштырмас идем. Матур булып була, ә батыр булып буламы? Батырлык ул минем өчен милләтеңне ярату, халкыңа хезмәт итү юлында фикердәшләр белән бергә армый-талмый алга атлау. Дөнья күләмендә күренекле шәхесләре, мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендә казанышлары, кара алтын ятмалары белән дан тоткан җирлегебезнең данын еракларга яңгырату, милләтеңнең улы, я кызы булу − бу зур батырлык. Башкаларны дә батыр булырга чакырам.

- Тәүлекнең кайсы вакытын яратасыз?

- Хезмәтем күпкырлы. Күп аралашырга, төрле юнәлешләрдә эшчәнлекне оештырырга туры килә. Үземне белә башлаганнан бирле халкыма хезмәт итәм. Янымда мине аңлый, ярдәм итүче гаиләм, хезмәттәшләрем булу – зур байлык. Кешеләргә яхшылык эшләү тормыш девизым. Тәүлекнең кайсы гына вакыты булмасын, ул файдалы үткән икән, минем өчен куанычлы. Таң атканда шигырьләр язарга яратам.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, остазларым! Һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Безнең кулларда киләчәгебез язмышы! Хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Без бергә булганда гына адымнарыбыз ныклы, балаларыбыз тәүфыйклы, юлларыбыз ак, киләчәгебез өметле булуына ышанам. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Барыгыз да һәрвакыт «Сез иң гүзәл кеше!» булып калыгыз.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса