Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Сабыр төбе сары алтын

Вакыт үз кануннары буенча бара, ләкин без, шушы заманда яшәүче буын, районыбызның данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында белергә тиеш.

Һәр иртәдә басу-кырларга, фермаларга эшкә баручы, ару-талуны белми, үз һөнәрләренә туг-ры калган җир кызлары һәм уллары Әлмәт җирлегенең генә түгел, республикабызның горурлыгы икәнен истән чыгармасак иде.

Сыер савучылар, терлекчеләр һәм механизаторлар гомер-гомергә авыл кешеләренең төп һөнәрләре булган. Авыл хуҗалыгының иминлеге нәкъ менә алар эшенә бәйле, чөнки сөт һәм икмәк гасырлар дәвамында төп азык-төлек продуктлары булып санала.

Бүгенге язмабыз атаклы Советлар Союзы Герое Мотыйк Әхмәдуллинның туган җире булган Урсалабаш авылында гомер кичерүче Асия апа һәм Сәмигулла абый Шәйдуллиннар турында. Яшьләре сиксәннән узган бу хөрмәтле шәхесләрнең бар гомере физик хезмәттә үткән. Алар – колхозчылар. Икесе дә районыбызның Фрунзе исемендәге хуҗалыкның терлекчелек тармагында эшләгәннәр. Асия апа – данлыклы сыер савучы, икенче һәм өченче дәрәҗә Хезмәт даны орденнары иясе. Заманында елына бер сыердан өч меңләп литр сөт савып, исеме Татарстанда гына түгел, Россия буенча да билгеле булган шәхес.

- Гомер буе Сәмигулла абыең белән бергә булдык. Бер авылда үстек, бер мәктәптә, бер сыйныфта укыдык. Мәктәпне тәмамлагач, кем кая чыгып китте авылдан. Безнең дә мөмкинлекләр бар иде, тик мине әни җибәрмәде. Янымда кал, ярдәмчем, таянычым, булырсың, диде. Әни кешене ничек тыңламыйсың инде – калдым, фермага эшкә кердем. Ул елларда колхозның гөрләгән чаклары, эше дә җитәрлек, акчасы да бар. Сәмигулла да калды, ул да фермада эшли башлады. Гел янымда булып, ярдәм итеп торды. 1960 нчы елда аның белән матур гына итеп гаилә корып җибәрдек. Ул елны бүген яшәгән йортыбызның нигезенә килен булып төштем, шул гомердән башлап 30 ел кайнана белән бергә тату гына булып, үзара ярдәмләшеп гомер кичердек. Сәмигуллама бик рәхмәтлемен. 61 ел бергә яшибез. Ул булышчым, киңәшчем минем. Әле дә хәтеремдә: «Әйдә, чык миңа кияүгә, чыксаң, сиңа беркайчан да кул күтәрмәм – валлаһи, әйбәт торырбыз, сүз бирәм», дигән иде. Мондый сүзләрдән күңелем эреп китте. Һәм чыннан да шулай булды – Сәмигулла миңа бер тапкыр да сукмады. Тавышын күтәргәләгән чаклары булды булуын, тик тормышта анысы гына була инде. Гаиләдә тынычлык булгач, эштә дә рәхәт бит ул. Аллага шөкер, икебез дә тырышып эшләдек. Ул елларда сыерны кул белән сава идек. Бер кешегә егермеләп сыер туры килә. 300-ләп сыер бар иде хуҗалыкта, сыер савучылары унөчләп булгандыр. Сөт савудан тыш малын да карыйсың, ашатасың-эчертәсең бит әле. Төрле елларда эшләргә туры килде, авыр чаклар да булды. Терлекләргә азык җиткерә алмаган чорлар да хәтердә. Маллар ач булмасын дип, җәймәгә салып, печән ташыганыбыз әле дә истә. Сөт тә кирәк, сынатырга да ярамый. Йортта да терлекне күпләп асрадык, абзарларда ике сыер, үгезләр, атыбыз да бар иде. Әле сыерны бетергәнгә дә өч-дүрт кенә ел булды. Шул инде, мал җанлы кешеләр бит без. Булдыра алмый башлагач кына туктадык. Шулай да тавыклар бар әле барын. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәт – бар гомеребез хезмәттә узганын күрә белделәр, тиешенчә бәясен дә бирделәр. Башта район советына, аннан республика дәрәҗәсендә депутат итеп сайландым. Россия һәм Татарстан күләмендә уздырылган күптөрле слетларга, очрашуларга еш бара идем. Медальләрем һәм бүләкләрем дә шактый. Аллага шөкер, барысына да өлгердек - эшен дә эшләдек, дүрт кыз, бер ул үстердек. Кайнанама рәхмәт – балаларымны ул карашты. Әни булмаса, нишләр идек, белмим. Мин дә, Сәмигулла да гел эштә бит. Ул чорларны искә алсам күңелем тулып китә – аякта бутый, үзем «кызым еламый микән» дип өйгә чабам, тик кермим, тәрәзәдән баланы карыйм – әни «кайгырма, йоклый» дип кулын селти. Ай күрде – кояш алды. Мин инде кире фермага чабам. Таң туганчы эшкә ашыгабыз, кичкә генә кайтып керәбез, төнлә дә чыгып китәбез. Түздек инде, түздек. Ул елларда әле газ кермәгән, утын юк. Урсалабашка газ 1988 нче елны керде. Бер елдан әни дә вафат булды – шулай итеп газ рәхәтен ул бер ел гына күрә алды. Менә шулай эшләде, шулай яшәде шул чор авыл кешеләре. Начар дип әйтмәс идем: авырлыгы да булды, рәхәт тә иде. Бүген исә хуҗалык фермерлар кулында. Аллага шөкер, алар да печәне, саламы, бодае, фуражы белән ярдәм итеп торалар», - дип искә ала Асия Хөсәен кызы Шәйдуллина.

Асия апа белән Сәмигулла абый 81 яшьләрен тутырсалар да, эшсез утыра алмыйлар. Йортка ремонт та ясатканнар, ихаталарда, өй эчендә тәртип. Төрле эш- мәшәкатьләр белән янып-көеп яшәүләрен дәвам итәләр. Сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм эчкерсез бу кешеләргә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер теләп калабыз. Шулай гел бергә, картаюны сизмичә, яшәү дәртен сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын аларга.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса