Куркак укытучы патриот тәрбияли алмый
Төнге яңгырдан соң көн ачылып, һавага ачкылтым көзге яфрак исләре таралган иде без Елховой авылына килеп кергәндә.
Героебызның кайда яшәгәнен сорауга, «Укытучы Дамир абыйлармы? Әнә анда борылуга иң матур йорт аларныкы», диделәр безгә.
Ул безне капка төбендә көтеп тора иде. Һаман шул мин белгән, картаймас Дамир абый икән. Аның элеккеге коллегаларына тансыклаганы йөзенә чыккан иде. Ни әйтсәң дә, ярты гасырдан артык гомер мәктәптә үткән. Бу вакыт эчендә кемнәр белән генә аралашмагандыр ул. Укучылар, ата-аналар, укытучылар, төрле дәрәҗәдәге инспекторлар, авылдашлар. Ләкин ул үзгәрми, үз кыйбласына тугры калып, гомере буе укытучы исемен аклап яши. Әйе, укытучы булып эшләр өчен документ алырга була, дәрес бирергә була. Тик белем бирер өчен, үзеңне яраттырыр, хөрмәт казаныр өчен укытучы булып туарга кирәк. Ул - табигать, илаһи зат тарафыннан сирәк кешеләргә бирелә торган бүләк.
Ярты гасырлык вакыт эчендә ул укытучы, завуч, мәктәп директоры була.
Алабуга педагогия инс-титутының физика факультетын тәмамлап кайткан егет хезмәт юлын Кләмәнтәй мәктәбендә башлый. Шунда эшләгәндә гаилә корып җибәрә. Аннан яшь белгечләрне Елховой мәктәбенә күчерәләр. Һәм бөтен гомерләрен Елховой мәктәбе, Елховой авылы белән бәйлиләр алар. Дамир Шәйхетдин улы лаек-лы ялга чыгып директорлык вазифасыннан киткәч тә мәктәптән аерылмый. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар. Ул аны бик яхшы белә. Әйтмичә дә аңлый, тоя һәм туктый. Адәм баласына бит ял да кирәк.
Дамир Шәйхетдин улы кул кушырып тик утыра торганнардан түгел. Юк, ул үзе тагылып, сорап йөрми. Мишәр холкы, мишәр горурлыгы аңа алай булырга һич ирек бирмәс иде. Тик гозерләнеп мәктәп директоры өч көн килгәч, әле тагын 5 ел күрше Чирмешән районы Түбән Кәминкә һәм Бәркәтә мәктәпләрендә физика укыта. Башы күренсә дә, башка авыл бит әле. Башта аны эшкә малае йөртә. Тик һәркемнең үз эше, үз мәшәкате дигәндәй, гел кешедән генә көтеп торып та булмый. Шулай итеп Дамир Шәйхетдин улы 60 тан узгач укып, машина йөртү танык-лыгы ала. Хәзер Гөлчәчәге белән икесенә ике район арасын җилдереп кенә үтәләр.
- Аллаһ Тәгаләнең искиткеч рәхмәте белән генә укытучы булып була, - ди Дамир абый. Шулайдыр. Моны бүгенге тормыш тагын бер кат дәлилләде. - Тагын шул ягы бар, аягым зәгыйфь, кимчелеге бар. Мин 50 ел эшләп, бер генә бала да моңа кимсетеп карамады, «нигә сезнең аягыгыз андый?» димәде. Моның сәбәбен мәгънәле, тәрбияле ата-аналардан, башлангыч класс укытучыларыннан дим. Алар балаларына завуч яки директор абыегызның аягы авырта, ялгыш сорый күрмәгез дип әйткәннәрдер дим.
Мин Кләмәнтәйдә эшли башладым. 5 нче класска кердем дә унбер параграф сөйләдем. Икенче көнне киләм. Үзем белгәч, алар да белә дип уйлыйм инде. Ул 5 нче класс баласы шул кадәрне каян белсен инде. Яшьлек. Ул вакытта әле өйләнмәгән, балам юк. Кләмәнтәй мәктәбендә ул вакытта идеаль тәртип иде. Эш барышында ялгышлар киткән дип һич тә санамыйм, - дип сөйли Дамир Нәҗмиев. Үз эшеңне белеп, җиренә җиткереп башкарып, аның дөреслегенә инанган кеше генә шулай уйлый. Аның һәр сүзе төгәл, иҗеге иҗеккә, авазы авазга чарт-чорт килеп тора. Башкарган эше дә шулай аның - әйткән сүзе кебек төгәл, җиренә җиткерелгән. Ярты гасыр белем һәм тәрбия бирү системасында эшләп, берәүгә дә ярарга тырышмый, «тәлинкә тотмый». Гомер буена бер иманга тугры калып, намус белән дус яши ул.
- Укытучы һөнәренә мин бөтен фәннәрне дә билгеле бер дәрәҗәдә яхшы белгән укучыларны җибәрер идем. Чөнки ул үз фәнен генә белергә тиеш түгел, ул Тукайны да, Пушкинны да, тарихны да, табигать дөньясын да белергә тиеш. Икенчесе - укучының ышанычын акларга. Укучы сиңа ышанырга тиеш. Мин кемнең тәмәке тартканын, кемнең беренче тапкыр кайда хәмер татып караганын белә идем. Ләкин мин аны берәүгә дә әйтмәдем.
Ышанам. Чөнки Дамир Шәйхетдин улының сүзеннән эше аерылмый. Ул чын психолог. Бар нәрсәгә аек акыл белән бәя бирә.
- Һәр чорның укучылар тарафыннан хөрмәт ителгән бик белемле укытучылары бар. Бар йомшаграк укытучылар. Анда бөтен укытучы минем кебек «строгий» булса, ул балаларның 11 не бетергәнче чәчләре агара, картаялар. Минем кебек укытучыдан соң ул бит кемнеңдер дәресендә ял итәргә тиеш.
- Дамир абый, бүгенге укучыны, мәгарифне ничек бәялисез?
- Укытучының дәрәҗәсен дәүләт төшерде. Югарыдагылар «училка» дип кенә карый башладылар. Бай балалары өчен аерым мәктәпләр, аерым класслар барлыкка килде. Дәүләт ата-аналарның ролен шулкадәр югары күтәрде. 1 нче класс баласы «хәзер мин сине шалтыратып әтигә әйтәм» дип, укытучы өстеннән тора. Ничек аның дәрәҗәсе булсын? Укытучы бүген укучыдан куркып тора. Ул хезмәт күрсәтүче. Патриотизм турында сөйлибез. Куркак кеше патриотлар тәрбияли аламы соң?
Әйе, бүгенге вәзгыятьтә бу фикер бик тә уйландырырлык. Уйлый белгән кешеләргә дөрес нәтиҗәләр ясарга бик тә ярдәм итәр иде.
Яхшы психолог, җор сүзгә оста Дамир абый. Һәр сүзе җепкә тезгән тәсбих төймәләре кебек тезелеп тора.
- Елховой мәктәбенә эшкә килгәндә 1223 бала иде. Мишәрдә бит кушаматсыз булмый. Берәр ай укыткачтын миңа «Уссал» дигән кушамат тактылар. (Әйе, әйе, ялгыш җибәрелгән хата түгел, мин аны нәкъ Дамир абый үзе әйткәнчә ике «с» белән яздым). Кушамат кушучы безнең мишәрләргә Нобель премиясе бирергә кирәк, - ди ул, елмаеп.
- «Дамир абый», «Укытучы Дамир абый», «Дамир Шәйхетдинович» булуыгызда Гөлчәчәк апаның роле ничә процент?
- 100 процент.
- Дамир миңа бер начар сүз әйтмәде. Бик кечкенә булмасам да, «кечкелдегем» дия иде. Бер-беребезне яратышып яшәдек. Бер кимчелеге күренмәде. Хәзер дә нәкъ шулай, 18 дәге кебек.
- Беркайда булмаган вакытта да Гөлчәчәк апагыз мәктәптә розалар үстерә иде, - ди Дамир абый, горурланып.
Әлеге сүзләрдә бер ясалмалык юк иде. Гомер буена янәшәсендә үзен аңлаучы хатын, коллегасы булган Гөлчәчәк апа, инсульт кичерүенә карамастан, без килә дип туй табыны әзерләгән иде. Нәкъ элеккеге татар гаиләләренә хас булганча, үзе күренмичә генә табын дигән «парад» белән җитәкчелек итте. Безнең янга да Дамир абыйның гозерләнеп чакыруыннан соң гына чыгып утырды. Иплелеге, иренә карата хөрмәте, яратуы күзләренә чыккан. «Укытучы апа» булгангамы, сөйли башлаган һәр җөмләсе укучыларына барып тоташа. Берсен-берсе тулыландырып укучыларының уңышларын сөйлиләр, алар өчен шатланалар. Тәртипле укучылар кебек, бер-берсен бүлдерми тыңлап тора беләләр, берсе сөйләгәндә икенчесе соклануын яшермичә аңа карап тора. Болай итеп уйнап булмый, бу - язмабыз ге-ройларының чын тормыш, чын яшәү рәвешләре.
Нәҗмиевлар ике ул тәр-бияләп үстерәләр. Бүген алар зур гаиләдә кадерле әти-әни, әби-бабай булып гомер итәләр. Киленнәре Нәзирә Гөлчәчәк апаның эшен дәвам итеп мәктәптә биология укыта. Малайларын, оныкларын мактау табигый инде. Алар исә киленнәрен мактап туймыйлар.
Менә кайда яшәү өлгесе, яшәү мәгънәсе, ярата белү теориясенең гамәлдә чагылышы. Дамир абый бүген иҗат белән шөгыльләнә. Яраткан Гөлчәчәгенә, балалар-оныкларына, илдәге вәзгыятькә мөнәсәбәтен, фәлсәфи фикерләрен чагылдырган шигырьләр яза.
- Син үзеңнең кем икә-неңне бары тик пенсиягә чыккач кына беләсең. Миңа улым: «Әтине чиксез хөрмәт итәләр, әнине чиксез яраталар», диде. Шулай капка төбендә утырганда, яки урамнан узганда укучыларыбыз безгә сәлам биреп китә. Кем иде ул, таныдыңмы, ди Гөлчәчәк апаң. «Без аларны тану мөһим түгел, алар безне танысын», дим.
«Барлык укытучыларны да чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм. Нинди генә заман укытучысы булмасын, аларга минем олуг хөрмәтем. Шулкадәр авыр хезмәткә алынып, бүгенге укучылардан, ата-аналарыннан курыкмыйча мәктәпкә барганнары өчен рәхмәт», - ди мәгариф ветераны Дамир Нәҗмиев.
Алсу Фаракшина, эстрада артисты, пародист:
- Дамир абый бик тә төпле итеп, әкрен генә, бастырып сөйли. Директор буларак аңардан куркып тора идек. Бу ниндидер ямьсез мәгънәдә түгел, ә яхшы мәгънәдә, хөрмәт белән курку иде. Ул сөйләгәндә дә сүзнең кирәген генә сөйли. Бер артык хәрәкәт, сүз булмый. Ул әле бүген дә менә дигән мәктәп директоры булып эшләрлек. Гөлчәчәк апа исә үз фә-нен фанатларча яратучы укытучы. Тәмләп сөйли, үзенең бөтен булмышын укучыларына бирә торган укытучы булып истә калган.
Сирень Якупова, шагыйрә:
- Мин Елховой урта мәктәбен гел «5»ле билгеләренә генә тәмамладым. Бик төпле белем алдым. Моның өчен укытучыларыбызга мең рәхмәт! Дамир абый сыйныф җитәкчебез булды, физика фәнен укытты. Искиткеч белемле, кешелекле, кайгыртучан мөгаллим иде ул. Гөлчәчәк апа да минем укытучым иде. Иҗатымны да гел күзәтеп бардылар. Бер очрашуда, «Сиреньнең «Сандыгымда өч күлмәк...» шигыре миңа аеруча ошый, кат-кат укыйм», дигәне истә. Исән-сау булсыннар, хәерле озын гомерләр телим аларга. Һәм мең рәхмәт! Рәхмәт укытучыларыбызга
игътибарыгыз өчен!
Рәфкать Шаһиев
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа