Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Еллар узган саен укытучыларыңның никадәр хөрмәткә лаек кешеләр икәненә ныграк төшенәсең.
Хәтер йомгагын сүтәсең дә берсен-берсе кабатламаган укытучыларны күз алдыңнан уздырасың.
Алар биргән белем, тәрбия, киңәш, алар ачкан сәләт, алар күрсәткән юл. Дөрес, араларында бардыр белем бирүчеләре, бардыр дәрес кенә бирүчеләр. Дөнья булгач төрлесе була. Тик укытучы булу өчен укырга гына түгел, ә укытучы булып туарга кирәк. Ләкин инде бүген башкача караш, башка кыйммәтләр. Без бүген шул дәрәҗәгә җиттек, укытучы «хезмәт күрсәтүче» булып калды. Акчага корылган бу заманда бәлки шулайдыр да, шулай булырга тиештер. Бүген бит базар заманы, акча эшләү чоры. Укучы да, ата-ана да синең һәр гамәлеңне тикшереп, кечкенә бер ялгышыңны да лупа ашап зурайтып карап сөенгәндә, ник әле бүгенге укытучы үз хезмәтен «сатмаска» тиеш. Түләүле хезмәт бит бөтен җирдә дә бар. Ә безне укыткан, безгә белем һәм тәрбия биргәннәр алай түгел иде. Алар хезмәт күрсәтмәделәр, ә безне яраттылар, ачуландылар, безнең белән сөенделәр, борчылдылар.
Кәүсәрия Ширияздан кызы Рахманова рус теле һәм әдәбияты укытты. Укытты сүзе туры да килми бугай, ул иҗат итте. Укып укытучы булмаган ул, шулай туган. Аның һәр дәресе сәнгать була иде.
Кәүсәрия апа Кичүчат мәктәбенә рус теле укытырга 1967 елда килә. Яшь белгеч буларак Сарман районына барырга тиеш булса да, язмышы туган районында калдыра. Апалары да укытучы булган Чупай авылы кызына сайлау мөмкинлеге бирелә: Елховой, Кәләй һәм Кичүчат мәктәпләре. Күңеле туган йортка якынрагын сайлый.
- Буш ислемай шешәләрен тезеп, шуларны укыткан булып уйный идем. Аннан инде, үсә төшкәч, укытучылар куйган спектакльләрдә малайлар ролен уйнарга алып йөриләр иде. Дүрт бертуган кыз укытучы булып эшли башлагач төп йортка җыелганда безнең сөйләшү кече педагогик киңәшмәгә әйләнә иде, - дип искә ала ул, күңелләре тулып. Нәселләрендәге бөтен укытучыларның педагогик стажларын бергә кушсаң, 150 елдан артып китә. Кәүсәрия апа исә 43 ел укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Бүгенге укыту системасы бик күп яңа алымнар, эшкә иҗади якын килүне сорый. Кәүсәрия Ширияздан кызы исә әлеге алымнарны күптән үзенең эшендә кулланды һәм тәҗрибә туплады. «Открыли дополнительные тетради» дигәнен укучылары хәзер дә онытмыйлардыр. Күренекле рәссамнарның картиналарына нигезләнеп иҗади эшләр язу, һәр ел фасылына аерым дәфтәрләр башлап, аларны рәсемнәр белән бизәп иншалар язу үзе үк балада матурлыкка соклану, аны булдыру, саклау хисләре тәрбияләгән. Аның һәр дәресе бер театраль тамаша була иде. Программада каралган әсәрләр укучылар тарафыннан схнәләштереп күрсәтелә. Гомумән, нинди сәнгать төрен кулланырга мөмкин, Кәүсәрия апа барысын да файдаланды. Шулай итеп укучыларында булган сәләтне төрле яклап ачу, үстерү юлларын тапты.
Курчак театры оештырып, актерлык осталыгы аша укучыларда рус телендә дөрес аралашу сәләтен үстерде. Болай эшләү өчен оештыру сәләте, сабырлык, сәнгатьне, балаларны фанатларча ярату кирәк иде.
Авыл җирендә яшәүче укытучының мал-туары, кош-корты да бар бит. Ләкин чын укытучыга алар тоткарлык булмый. Дәрестән соң калып эшләү, кичтән мәктәпкә җыелып төрле чараларга әзерләнү, үткәрү. Әлбәттә, болай эшләү өчен янәшәңдә сине аңлый торган кешеләр кирәк. Кайнана-кайната да, ире Котдус абый да, кызы Гөлназ белән улы Альберт та гомер буе аңа терәк булдылар. Үткәргән тәрбия чараларындагы музыкаль бизәлешнең күп өлеше Котдус абый ярдәме белән эшләнә иде.
- Сез дәрес бирүче генә түгел, тәрбияче дә булырга тиеш, дип һәр киңәшмә саен әйтә иде Заһит Зиннурович. Хезмәтемне яратып, булсын дип башкарганга бер авырлыгы да сизелмәде. Ул елларымны хәзер дә сагынам, - ди укытучым.
Кәүсәрия апаның хезмәт стажының яртысы Мәмәт урта мәктәбе, Мәмәт авылы белән бәйле. Ул чорларда безгә аның белән коллегалар буларак та эшләргә насыйп булды. Бергәләп никадәр сценарийлар язылды, кичәләр, бәйрәмнәр ясалды. Уртак эшләр башкарылды. Мин шуның белән дә бәхетле.
Без аның белән хәзер дә еш күрешеп торабыз. Мәктәп чорыннан соң шактый вакыт узса да, еллар аның иҗади күңеленә, илаһи җанына самимилекне, хисләр тирәнлеген өсти, тулыландыра гына бара.
Укыган вакытларда без аның нечкә җанын, хисләрен күрми калганбыз кебек. Ул вакытта шактый кырыс, таләпчән күренде бугай ул безгә. Хәтеремдә, мәктәпне тәмамлаган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, мәктәп коймасына таянып, елап җибәргән иде. Бик гаҗәп тоелды миңа ул вакытта.
Бүген дә ишектә мин кү-ренүгә укытучым эчке бер дулкынлану белән тизрәк чәй куярга ашыкты. Әллә никадәр истәлекләр хәтердә яңарды, аларны сагышлы шатлык хисләре белән искә алды. Ул да булмады, күчтәнәчләр белән улы Альберт кайтып җитте. Без чәй эчкән арада кызы Гөлназ телефоннан шалтыратып әнисен котлады. Бәхет шул түгелме?!
Мин китәргә дип машинама чыгып утырдым. Ә ул... Ул исә, баласын озаткан әни кебек, баскычтан миңа кул болгады. Икебезнең дә күзләрдә яшь иде. Болар бары тик шатлык яшьләре генә булсын, укытучым. Озак еллар барыбызны да сөендереп яшәргә язсын, рәхмәт Сезгә! Сез чыннан да иң гүзәл кеше икәнсез.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа