Күрә белсәң, яшәү матур бит ул
Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Оста куллар-2023» бәйгесенең «Алтын куллы хатын-кыз» номинациясендә Фәния Вафина җиңү яулады.
Күңел күбәләк кебек бит ул, матурлыкны күрәсе килеп кенә тора. Аның өчен һөнәрле булу кирәк.Мәмәтләр һөнәрле халык. Элек-электән алар көянтә бөккән, ат чанасы, бәләкәй арба ясаган - осталар аз булмаган. Нәсел-нәсәп тә киң таралган. Вафа нәселе шактый киң тармаклы шундый нәсел Мәмәт авылында. Әби-бабайдан, әти-әнидән килгән осталык, матурлык үрнәге булып, Фәния ханымга да күчкән.
Кеше бит ул үзе бер серле дөнья, бер могҗиза. Бик күпләр Фәния ханымның, Мәмәт авыл Советы секретаре буларак, никахларын теркәгәндә сөйләгән сүзләрен яхшы хәтерлиләрдер. Тигез, куе тавышы, мәгънәле, зәвыклы сөйләме никадәр яшь парны тормыш юлына озатты, тормыш сынауларын җиңәргә көч-куәт бирде.
Язмыш аның үзенә дә сынауларны кызганып тормады. Тик ул сабыр канатларын сындырмыйча яшәргә үзендә көч тапты, матурлыкны күрүдән туктамады. Холкы нык, фикере аек, тоткан кыйбласы дөрес булгач, Аллаһ аңа сынаулары белән бергә ярдәмен дә бирә.
Яшәү мәгънәсен эш-тән, иҗаттан, матурлыктан тапты. Аны башкаларга өләште.
Авыл китапханәсе гомер-гомергә кеше-ләрне агарту учагы булып хезмәт иткән. Бүген исә ул авыл җирлекләрендә күпфункцияле үзәк вазифасын башкара дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки монда бакча балалары да, мәктәп укучылары да, авыл халкы да үзенә кирәк мәгълүматны ала, ял итә, аралаша. Фәния ханым китапханә мөдире буларак шуларның үзәгендә кайный. Шунда матурлык өләшә, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияли.
Хезмәт сөючәнлек, тәртип, матурлыкка табыну - тумыштан килгән бүләк һәм еллар дәвамында өстәлгән яшәү тәҗрибәсе.
- Фәния ханым, сезнең бәйгегә җибәр-гән эшләрегезне күреп мин үземә ачыш ясадым. Рәсем сәнгатенә осталык кемнән күч-кән? Кайчаннан башланды бу мавыгу?
- Кул эшләренә кыз бала кечкенәдән үк өйрәнеп үсәдер инде. Мин дә шуларның берсе. Рәхмәт әти-әниемә, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Мәктәптә укыганда ук чигү, бәйләү белән кызыксынып үстек. Саламны ябыштырып та рәсемнәр ясый идек. Яңа ел бүләкләрен салу өчен кәгазьдән эшләнгән пакетларны бизәү, 8 Март бәйрәменә кул эшләнмәләре ясау кебек эшләрне күпләр эшләде ул вакытта. Тик кызыксыну булса да, рәсемгә аерым игътибар биреп ясаганым булмады. Кул эшләре белән шөгыльләнгән шундый сәләтлеләргә гомер буе сокландым. Хәзер дә сокланам. Үземнең дә барысын да эшләп, ясап карыйсым килә.
Әниләр үзләре эш-ләргә өлгермәгәнне балаларында күрергә телиләр, ди. Кызым Ләйсән дә рәсемнәр ясарга бик ярата. Портретлар, пейзажлар ясый. «Салават күпере» журналында иллюстрацияләре басылып тора.
Гомумән, Фәния ханым гел эзләнүдә. Яткан таш мүкләнә, диләр. «Мүк басмасын» өчен ул төрле формалар, методлар, алымнар файдалана. Аларны төрләндереп, яңартып тора. Пэчворк, канзаши, сутаж техникаларында эшләп карый.
Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән «Оста куллар-2023» бәйгесендә ул «нокталап» милли бизәкләр ясаган тәлинкәләре белән катнаша. «Алтын куллы хатын-кыз» һәм «Аш-су остасы» номинацияләре буенча әлеге бәйгедә Татарстанның 26 районыннан, Рәсәйнең 7 өлкәсеннән һәм Үзбәкстан белән Кыргызстаннан барлыгы 249 эш катнаша. Һәм ул - җиңүчеләр рәтендә.
- Эшләрегез татар халкының милли бизәкләренә нигез-ләнгән. Аларда борынгы бизәкләргә яңа сулыш өрелгән. Бу кемнең идеясе?
- Үзебезнең татар бизәкләрен бик яратам. Аларны җыям, саклыйм, эшемдә кулланам. Яшел төсләр аеруча җанга якын. Кайвакытта шуларга карап, сокланып, бөтен хәсрәтләреңне, борчуларыңны оныта-сың. Шуларга карап гел икенче дөньяда утырам. Алар җанга тынычлык, рухи ләззәт бирә.
- Бизәкләрне кайлардан аласыз, кайлардан табасыз?
- Бизәкләрне хәзер интернеттан карап, сайлап алырга була. Республика журналларында да еш басыла. «Сөембикә», «Безнең мирас» һәм башкаларда. Элеккеге журналларны да саклыйм. Аннан да файдаланам. Төшерәсе сурәткә үземнән ниндидер нур, җылылык, яктылык өстисем килә. Һәм мин бисер, матур төймәләр, якты, җылы төсләр кертеп эшләргә тырышам.
- Бер сәнгать әсәре баштан алып тәмам-ланганчыга кадәр күпме вакытны ала?
- Исеме үк матур бит - «сәнгать әсәре». Бу инде бик зур сүз. Чыннан да, җаныңны биреп эшләгәч, сәнгать әсәре дияргә дә буладыр. Аларның кай-берләрен бер ат-на эшлисең, кайсы тизрәк тә була. Ә инде икенчеләрен уйлап йөрисең дә, тагын өстәп тулыландырасың.
- Гадәттә, әлеге мавыгуыгызга кайчанрак вакытыгыз кала? Кайчан бу «вак эш» белән утырасыз?
- Мавыгуларга вакыт кич белән һәм төнлә. Чыннан да, вак эш. Аны тынычлыкта эшләргә җайлы. Бөтенесен алдан әзерләп куеп әкрен генә эшлисең. Мин үзем шундый мавыктыргыч «вак эш»ләрне эшләргә яратам.
Кул эшләре белән шөгыльләнү - ул минем күңелнең бер халәте. Кайчакта уйлап йөрисең, тотынып булмый. Аллаһтан вакыт җитми, күрәсең. Ә кайчакта, киресенчә, туктап булмый. Бөтен булмышыңны биреп эшлисең, рәхәтлек аласың. Үзенә гел тартып тора. Эшләп бетереп, хезмәт җимешен күрәсе килә.
- Шушы мавыгуыгыз сезгә нәрсә бирә?
- Бу кул эшләре күңе-лемә тынычлык бирә, сабырлык тәрбияли, аруларны оныттыра. Син шундый халәткә керәсең, уйлар бары тик яхшылыкка, яктылыкка омтыла. Син бөтенләй башка дөньяда яши башлыйсың.
- Эшләрегезне сатып алырга теләүче-ләр кайдан таба алалар?
- Эшләремне үзем өчен ясыйм. Китап-ханәдә, күргәзмәләрдә кулланам. Әгәр дә минем эшләрем кем-нәрнедер кызыксындырган икән, мин аларны ихластан бүләк итәм.
Җәйләрен төрле дару үләннәре, җиләкләр җыеп әзерлим. Аларны туганнарыма, дусларыма бүләк итәргә яратам.
Башкарган бөтен эшем дә күңелемә якын. Башлаган эшемне ошамый дип бервакытта да ярты юлда ташлыйсым килгәне булмады. Үзеңнең уңышны күрү шатлык ич. Хәзер менә тәлинкәләр би-зәү белән мавыктым. Табигатьнең матур һәр мизгелен тотып алып, фотога төшереп, күңелдә саклыйсы килә. Элек тә фотога төшерергә ярата идем, хәзер тагын да ныграк мавыгам. Табигать бит чын матурлыкның, сәнгатьнең үзе, бер өлеше. Алга таба да шул матурлыкка, тормышка куанып яшисе иде. Уйласаң, күрә белсәң, яшәү, тормыш бик матур бит ул. Шуларны тоеп яшисе килә әле.
Бал корты чәчәккә куна, сафлык, матурлык эзли... Теләгең, ниятең нинди, шуны күрәсең, шуны күрсәтәсең, шулай яшисең.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа