Мәмәтлеләрнең бренды
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Заманында Мәмәт авылында кулына балта-пычкы тотмаган ир-ат булмагандыр.
Рөстәм Закиров башкаруында «Пошалым чаналары» дигән җыр бик күпләргә таныштыр. Аны тыңлаучылар җырларга керерлек чаналарны Казан артында гына ясыйлар икән дип уйласалар, ялгышалар.
Заманында атаклы балта осталары авылы булган Мәмәт. Бер уйласаң, һәр төбәкнең, һәр авылның ниндидер үз «бренды» бар. Мәмәттә элек-электән чана һәм арба ясаганнар. Дөресен генә әйткәндә, ул чорда чаналарга ихтыяҗ зур булса да, авылларда чаначылар-арбачылар бик аз була. Чөнки әлеге хезмәт шактый авыр, физик көч һәм зур осталык сорый. Тиешле агачын табарга, дөрес итеп, технологиясен белеп, җиренә җиткереп әзерләргә кирәк. Ул һөнәр ияләре сирәк була. Бүген инде авыл җирлекләрендә атлар да юк дәрәҗәсендә, тарих дәреслекләреннән өйрәнгән мамонтлар, динозаврлар кебек. Чана ясаучылар, арба эшләүчеләр дә тарихта калды. Мәмәт авылындагы әлеге кәсепкә караган «тарих битләрен» укытучы Гөлнур Миннегалимова һәм шәхси музейлары белән тирә-якка танылган Ләлә һәм Марат Ситдыйковлар барлап торалар.
Нәбиулла Әгълиуллинның балалары һәм Наҗия апа Миннегалимовалардан алган мәгълүматларны Гөлнур ханым безнең белән дә уртаклашты.
- Мәмәттә алар дистәгә якын булганнар: Вафин Сафа, Вафин Ихсанвәли, Хәсәншин Гали, Нуриәхмәтов Нурулла, Әгълиуллин Газизулла, Әгълиуллин Нәбиулла, Фәрхетдинов Фатих, Мортазин Минразый, Маннанов Гата, Ахунов Зәки.
Газизулла абый
- Газизулла абый ат чанасы гына ясамый, ә инде балалар өчен дә чаналар ясый иде. Кайсыларын артлы итеп ясый һәм матур итеп бизәкләр дә төшерә. Шул чорның акчалы кешеләре шундый чаналарга заказ күп бирә торган булганнар. 1953-1954 елларда нефтьчеләр өчен Чупай авылында бараклар төзелгән, кибет, шәһәрдәге кебек зур базар ачылган. Газизулла абый шулай итеп базарга барып балалар чанасы сата башлый. Матур чаналар тирә-юньгә бик тиз тарала, - дип хатирәләре белән уртаклаша Наҗия Миннегалимова.
Ул шулай ук ат чанасы да ясый. Ә аны «бартер»га, атка алмаштыра (унөч-унбиш чанага бер ат). Шулай итеп чаначылар атлы була. Яшәргә, ашарга, гаилә алып барырга кәсепләре була. Көндез эштә, ә кичен авыр булса да, төшемле эш үзенекен итә. Уңган авылдашлар тирә-якка данлыклы булалар.
Нәбиулла бабай
Нәбиулла бабай да тарантаслар, бәби бишекләре ясаган, аның туганы да чана табаннары бөккән. Гомумән, нәселдә бер ир туганы ни дә булса эшләргә өйрәнә икән, аны башка туганнары да күтәреп алганнар.
Әлеге эштә иң четереклесе дә шушы - чана табаны бөгү икән инде.
- Чана табанына имән кирәк, ул иң нык агачларның берсе, - дип аңлата оста. - Табан бөгәргә имәннең дөрес итеп пешүе мөһим. Элек аның сыйфатын белү өчен бабайлар чәйнәп тә караганнар әле. Пешүе җиткән имән җиңел бөгелә. Ә менә пешүе җитмәсәме?! Инде булды, бөгелде генә дисең, дугаланып килгән урыннан «черт» итә дә сынып китә. Шуңа да бу эш чана ясауның иң җаваплы, иң теңкәне корыта торган өлеше, - диләр Нәбиулла аганың балалары.
Чана ясау элек кулланышта булып, хәзер онытыла барган сүзләрне дә искә төшерә. Әйтик: үрәчә. Бу сүзне өл-кәннәр белсә дә, яшьләр ни икәнен дә аңламый.
Үрәчә - арба яки чананың як-ягында буйга сузылган агач. Анысын юкәдән ясыйлар. Үрәчә белән табанны үзара беркетер өчен имән кигиләр дә кирәк әле. Алары - алтау. Ике үрәчәне карама тоташтыра. Анысы, исеме үк әйтеп тора, карама агачыннан ясала.
Минразый абый
- Әтием балта остасы, алтын куллы кеше иде. Ул матур итеп бизәкләп балалар чанасы, шкафлар, көянтә, ат чаналары ясый иде. Чана табанын бөгү бик зур тырышлык сорый. Артык кыздырсаң, табан ярылып китә, әзрәк җылытсаң, бөгелми. Безгә дә әти янында аңа булышып йөрергә туры килгәләде. Заказ белән ясаган чаналарны бик еш кына Азнакай районы Чалпы авылыннан бер абзый алып китә торган иде. Әмма исемен хәтерләмим. «Октябрьнең 50 еллыгы» исемендәге сов-хозга да заказ белән бик күп чана ясады. Әтием 1989 елның декабрендә лаеклы ялга чыкты. 2001 елның 17 октябрендә вафат булды.
Мәмәт авылына Чупай авылы яклап кайтканда, юл кырыенда тезелешеп усак агачлары үсеп утыра. Шушы юлдан кергәндә һәрвакыт әтием искә төшә. Бу үсентеләрне утыртканда әтием бик актив катнашкан иде, - дип искә ала кызы Назирә.
Бабасы Нурулла Нуриәхмәтов турында оныгы Алсу да истәлекләр туплаган:
- Ул 1908 елда туа, ишле гаиләдә тәрбияләнә. Балалык чоры әти-әнисенә булышып, җир сөреп, тырмалап, урак урып үтә. Ә үсә төшкәч, балта белән эшләү серләрен үзләштерә һәм авылда бер оста булып җитешә. Ул колхозда йөк ташу өчен үрәчәле чаналарның зурысын һәм кечесен, балалар өчен дә чаналар ясаган. Үз кулы белән ясаган агач әйберләрне Бөгелмә базарында сата торган булган хәтта. Тирә-як авылларда аның турында ишетмәгән, аның чаналарын сорап килмәгән кеше калмаган. Нурулла бабам балта остасы гына түгел, чабатачы да булган. Башкалардан җитезлеге белән аерылып торган. Мәктәбебезнең «Туган якны өйрәнү» музеенда ул ясаган чабаталар әле дә саклана.
Әлбәттә, осталар бер чана-арба белән генә чикләнеп калмыйлар. Авыл халкына тормыш-көнкүрештә кирәк булган гөбе (май язу җайланмасы - миксер), киштәләр һәм тәрәзә йөзлекләре дә ясыйлар. Гаиләдәге һәр кеше, бала-чагалар да әтиләренә булышып эш-һөнәргә өйрәнеп үсәләр.
Алар ясаган җиһазларны Лениногорск, Азнакай, Сарман районнарыннан да сорап киләләр. Шул рәвешле тирә-як районнарны да арба-чана белән тәэмин итеп торалар.
Бүген инде башка заман, башка кәсеп. Ул хакта алдагы саннарыбыздан укырсыз.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа