Әлмәтнең беренче мәктәбенең легендар директорын искә алдылар
Фатыйх Каюмов тарихны гына түгел, ә тормышның үзен тирәнтен аңлаган һәм шуны башкаларга аңлатырга сәләтле шәхес иде.
Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлаган көннәрдә ул яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтты. Хәтер булып…
Бер гасырдан артык вакыт узып, күпме сулар акса да, соңгы ике елда нефтьчеләр тарафыннан заманча төзекләндерелеп, укыту дәрәҗәсе дөньякүләм стандартлар рәвешен алса да, беренче мәктәп элек тә, хәзер дә үз кыйбласына тугры калды - милли йөзен үзгәртмәде дияргә була. Лицей статусы алган әлеге белем йорты балаларда милли үзаң тәрбияләүне һәрдаим беренче урынга куйды һәм әлеге эшен алга таба да бик уңышлы гына дәвам итә. Лицей бүген дә легендар шәхес, атаклы директор Мирза Каюм улы Таһиров исемен йөртә. Әлеге данлыклы мөгаллимнең эшен дәвам иткән көчле җитәкчеләр, укытучылар арасында Фатыйх Каюм улы Каюмов аерым урын алып тора. Ул 28 ел директор булып эшләгән, әле пенсиягә чыккач та мәктәптә 13 ел тарих укыткан. Әгәр үзе исән булса, хөрмәтле шәхескә быел төп-төгәл йөз яшь тулган булыр иде.
Фатыйх Каюм улы Каюмовның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Ул Буа районы Яңа Шәйморза авылында туа. 1942 елның августыннан 1946 елның июленә кадәр хәрби хезмәттә була, Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике «Батырлык өчен» медале, «Кенигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Җиңүне Германиядә каршылый. 1952-1965 елларда юбиляр партия органнарында эшли, шул исәптән Әлмәт район Советы башкарма комитетына җитәкчелек итә. Шулай да ветеранны әлмәтлеләр 1 нче урта мәктәп директоры буларак беләләр, әле дә хөрмәт белән искә алалар. Фатыйх Каюм улы үзе эшләгән вакытта мәктәпнең төп бинасына ашханә янкормасы төзетә. 1 нче мәктәп иң беренчеләрдән булып бер сменалы укытуга күчә, һәрбер фәннең үз кабинеты барлыкка килә, алар барысы да мебель һәм техник чаралар белән җиһазландырыла. Данлыклы мәктәп хәтта ВДНХ күргәзмәсендә катнашып, күптөрле медальләргә, грамоталарга һәм дипломнарга лаек була. Ә Фатыйх Каюмов үзе исә «Почет билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә. 1983 елда аңа «РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы» исеме бирелә.
1 нче лицей бүген үзенең данлыклы шәхесен бик зурлап, бик сагынып искә ала. Биредә Фатыйх Каюм улы Каюмовның 100 яшенә багышланган музей дәресләре һәм төрле истәлекле очрашулар уза. Легендар директор кул астында эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучы-ветераннар лицей укучыларына истәлекләр сөйли.
- Аның дәресләре искиткеч төпле, эчтәлекле уза иде. Фатыйх Каюмович тарихны шулкадәрле тирәнтен белә һәм, иң мөһиме, бу фәннән белемнәрне балаларга шулкадәрле дәрәҗәдә аңлаешлы итеп җиткерә иде. Җитәкче буларак та гомере буе ипле, акыллы булды, - дип искә алалар шул елларда эшләгән укытучылар Чәчкә Фәрхетдинова һәм Луиза Мәрданова.
- Бүген дә кадерләп саклый торган традицияләргә нигез салган директорларыбыз - зур горурлыгыбыз, аларның исемнәре мәктәп тарихы белән аерылгысыз. Фатыйх Каюмовичның тормыш юлын үз эченә алган уникаль китап бүгеннән башлап лицей музеенда кадерләп саклана. Аны безгә Фатыйх ага Каюмовның кызы Флера ханым бүләк итте, зур рәхмәт аңа, - дип билгеләп узды 1 нче лицейның бүгенге директоры Рөстәм Шакиров.
Әйе, чыннан да, ныклы нигезе, данлыклы тарихы һәм шәхесләре булган белем йортының көче дә, куәте дә җитәрлек күренә һәм ул елдан-ел ныгый гына бара. Коллектив та, ветераннар да, итагатьле укучылар да, ярдәмчел әти-әниләр дә бербөтен булып, лицейның төпле бүгенгесен тәшкил итәләр дип әйтергә тулы җирлек бар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа