Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Онытырга һәм оныттырырга ярамый

Әфган сугышы геройлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

1979 елларда башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.


Алар барысы да тау-таш арасында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм га-запларын үз җилкәләрендә татыдылар. Әлмәт егетләре дә әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткәннәр. 

Чираттагы кунагыбыз - Әфган ветераны, Ерсубайкино авылының асыл егете Андриян Николаевич Батыров. Авыл мәктәбендә укып белем алган егет Чаллыга китә һәм биредә 64 нче һөнәри училищены тәмамлаганнан соң, 1982 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Егет Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсендә ярты еллап сержантлар мәктәбендә укый. Биредә аларны атарга, БТР-ларда йөрергә өйрәтәләр. Шуннан Андриянны башка егетләр белән бергә Казахстанга Талды-Курган өлкәсендәге хәрби частька җибәрәләр. Монда инде хәрбиләр тагын биш айлап укыйлар. 1983 елның сентябрендә Андриян Батыров хезмәттәшләре белән бергә Әфганстанга эләгә. 

- Әфганга җибәрәчәкләрен белә идек, чөнки бу турыда безгә алдан ук әйттеләр. «Сез чик янында булачаксыз, бандформированиеләрдән чикне сакларга кирәк булачак» дип аңлаттылар. Шулай итеп без башта Термезда чик сакладык. Бу Үзбәкстанның көньяк шәһәрләренең берсе, Әфганстан белән ике араны Амударья елгасы гына бүлеп тора. Термезның үзенә тимер юл аша кердек. Без мотоманевр группасы (кыскача гына аны «мангруппа» дип тә атыйлар) составында идек. Бу үз чиратында бер-беребезне алыштырырга мөмкинлек бирә - кирәк икән син пулеметчы, кирәк икән - шофер да. Укулар вакытында безне шундый «универсал солдат» булырга өйрәттеләр.

Группада 280 ләп кеше. Чикне ике застава саклый - мин икенчесендә идем. Мангруппалар өчәү - Термезда, Ташкурганда һәм Мармоль тарлавыгында. 1984 елның гыйнварында нәкъ менә шушы Мармоль тарлавыгында каты бәрелешләр булды, без шунда катнаштык.  Әзерлегебез көчле булганлыктан, хәрби бәрелешләрдә сынатмадык. Төрле җирләрдә йөрергә, таулы-ташлы урыннарны күп кичәргә туры килде. Отделение командиры идем, төп хезмәт иткән җирем - Мазари-Шариф. Кул астымда 11 ләп солдат. Разведкага нигездә төнлә чыгабыз, чөнки тау башында качып яткан бандформированиеләр азык-төлек артыннан нәкъ менә шул караңгы вакытта аска төшәләр, ә безгә аларның сукмакларын кап-ларга кирәк. 25 ләп кеше барабыз - алдан өчесе дозор кебек бара, берничәбез бүленеп, уң һәм сул флангтан, тылдан һәм үзәктән хәрәкәт итә. Иң мөһиме - безне күрергә-белергә тиеш түгелләр, шуңа да таң атканчы киредән үзебезнең землянкадагы блиндажларга кайтып урнашырга кирәк. Моннан тыш әле кишлакларны дошманнардан чистартуда да катнашабыз, шул рәвешле землянкадан бер чыгып киткәч, өчәр көн яки атнадан соң гына да әйләнеп кайткан чаклар була иде. Безне, Татарстаннан килгән егетләрне (без барлыгы  җидәү) Әфган җиренең табигате гаҗәпләндерә иде - тау-таш итәгендә 45 әр градус кызу, ә тау өстендә кар ята. Әле җирле халык та, кызу булуга карамастан, чапан, җылы ыштан, камзул киеп йөри - үзләре тирләми. Бабайлар безне яшел чәй белән сыйлыйлар. Беләсезме, шул яшел чәй өчәр-дүртәр сәгатькә сусау-ны басу хикмәтенә ия иде. Без инде аларга пачкалап тоз бирәбез. Бер караганда икенче, ят тормыш - кызык, ә шулай да туган як сагындыра. Ярый әле янәшәдә якташлар бар. Әйтергә кирәк, Әлмәттән егетләр байтак иде. Ближние Ямашидан Александр Боробов белән бергә хезмәт иттек. Узган ел хезмәттәшем мәрхүм булды, авыр туфрагы җиңел булсын инде. Бергә сугышның ачысын-төчесен татыган дусларыңны югалту авыр. Сугыш күпләрне алып китте. Курган өлкәсендәге дустымны югалту хәсрәтен бик авыр кичердем. Ул БТРда минага эләгеп шартлады - гәүдәсен техника эченнән тартып чыгару шул дәрәҗәдә авыр булды... Әле Әфганнан кайткач та, аның туган ягындагы каберенә еш барып йөрдем, әнисе янынакереп, хәлен белешеп тордым. Нәрсә генә дисәң дә, хәрби туганлык - мәңгелек инде ул. Бергә хезмәт иткән егетләр белән гел очрашып торабыз. Күрешә алмаганда ватсап ярдәмгә килә.

Беләсезме, бу тормышта гаҗәеп хәлләр дә була икән. Бу вакыйганы искә төшергәч, күземнән кабат яшьләр килә. Шулай каты бәрелешләр вакытында бер егетебез бик каты яраланды, пуля аның башына тигән иде. Вертолет тиз килеп җитте, аны госпитальгә алып та киттеләр, тик рация буенча кайгылы хәбәр алдык - Ринат Зариповның пульсы юк, ул юлда ук үлде диделәр. Пермь егете иде ул. Әфганнан кайткач, 35 еллап гомер узды. Без һәрвакыттагыча бөтен хезмәттәшләр аралашабыз, шунда Пермьга, мәрхүм солдатыбызның каберенә барып кайтырга, якыннарының хәлен белешергә сүз куештык. Мин Чиләбедәге дусларыма хәбәр салдым, алар Пермьдагыларга шалтыраттылар.

Озак та үтми шундый хәбәр килеп иреште - без 35 ел дәвамында үлгән дип санаган дустыбыз Ринат Зарипов исән! Чаллы егетләре, Мәскәүдән замполит, полковник Морозов - бергә җыелдык та Пермьга юл тоттык. Юлда сөйләшәбез - Морозов Ринат Зариповның төсен-битен   хәтерләми  булып чыкты. «Кайгырмагыз, егетләр, мин аны бик яхшы хәтерлим», - дим тегеләргә. Күрсәтелгән адрес буенча килеп җиттек, карыйм, каршыга шул нәкъ үзе - Ринат килә.

Белсәгез иде ул минутларда нәрсә кичергәнемне - аяк буыннарым йомшарды, атлый алмыйм, йөрәк тибә, күземнән яшь ага. Әй, кочаклаштык, икебезнең дә күзләрдән яшь елгасы ургый, әйтеп, аңлатып бетерә торган түгел инде менә... Нәрсә генә дисәң дә, хезмәт иткән яшьлек елларын оныту һич мөмкин түгел. Армиядән соңарыбрак кайтачагым турында язган хатны алып киткән вертолет җимерелеп төшкәнен соңыннан гына белдем, ә әти-әниләр «ник юк икән бу?» дип борчыла ук башлаганнар, хәтта хәрби комиссариатка барып запрос ясарга да җыенганнар.

23 февраль көнне Ерсубайкинога кайтып төштем. Тыныч тормышка күнегү авыррак булды булуын, аеруча төнлә йоклый алмый интектем. Аннан күнегелде - Чаллыга киттем, ун еллап электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләдем. 1995 елны киредән Әлмәткә кайтып, «Ямашнефть» идарәсенә оператор булып эшкә урнаштым. Әле дә биредә хезмәт куям, «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булдым. Пенсия яшем җиткәч, эштән китәргә уйлаган идем, җитәкчеләр җибәрми, «эшлә әле» диләр. Бүгенге көндә Ерсубайкинода матур гына гомер кичерәм, тормыш иптәшем белән ике бала үстердек, ике оныгым бар. Улым-горурлыгым бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Яраланып, госпитальдә дәваланып та алды. Әле күптән түгел отпускка кайткан иде, ә болай киткәненә быел сентябрь аенда ике ел була инде. Тормыш мәшәкатьләреннән, борчулардан арынып торырга умартачылык белән мавыгуым ярдәм итә. «Хәрби туганлык» җәмгыятендә дә дусларым белән шактый гына эшләр башкарабыз, төрле чараларда катнашабыз, гомумән, тулы тормыш белән яшибез, - диде Андриян Батыров. 

Әфган - илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите булса да, аны онытырга һәм оныттырырга  ярамый. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса