Легендар нефтьче
Бүгенге сәхифәбез Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТАССРның мактаулы нефтьчесе, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Сафиуллин Әнвәр Шакирҗан улына багышлана.
Нефтьчеләр көнен тантаналы итеп билгеләп узарга җыенган чорда легендар шәхесләрне барлау үзенә күрә бер матур һәм истәлекле традиция.
Әнвәр Шакирҗан улы Сафиуллин 35 елдан артык гомерен Татарстанның нефть чыгару предприятиеләре арасында әйдәп баручы – флагман саналган «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләп, күркәм хезмәт җимешләре белән сөендергән, олы уңышларга ирешкән шәхес. Аның тормыш һәм хезмәт юлы яшь буын өчен каһарманлык үрнәге булырлык. Әнвәр Сафиуллин үз гомерендә берничә буынга җитәрлек авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән кеше. Зәй-Каратай авылыннан килеп Иске Әлмәт бистәсенә төпләнгән әтисе Шакирҗан абый белән әнисе Хөршидә апаның ишле гаиләсендә дөньяга килгән Әнвәр кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт белән чыныгып үсә.
«... Зәйдә су кереп, балык тотып, әрәмәсендә утын кисеп, болыннарында печән чабып узган балачак еллары иң кадерле мизгелләр булып күңелдә саклана», – ди Әнвәр абый. Тик бу бәхетле еллар озак дәвам итә алмый, 1941 нең Сабантуе көнне халыкка кайгылы хәбәр килеп ирешә, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елны Әнвәр сигезенче сыйныфны тәмамлый. Җәен үзләренең кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Тик ул ел, башка бик күп гаиләләр кебек, Сафиуллиннарга да кара кайгы алып килә. Сентябрь аенда, ындыр табагында атлар белән таптатып борчак сукканда биядән колынын аерырга теләп арага кергән Шакирҗан абый атның көчле тибүеннән эчке органнары җәрәхәтләнеп, Бөгелмә хастаханәсенә озатылганда якты дөнья белән хушлаша. Бу вакыйгалардан соң 15 яшьлек үсмер бер көн эчендә җитдиләнеп, олыгаеп китә. Мәктәптә укуын дәвам итәргә теләсә дә, әтиләре үлгәч хыялларыннан ваз кичәргә туры килә. Бөтен көчен биреп, җиң сызганып колхозда эшли, тылдан торып җиңүгә үзеннән өлеш кертә. 1944 елда фронттан өметле хәбәрләр килә башлый. Күптән түгел генә 17 се тулган Әнвәр Сафиуллин да башка иптәшләре белән бергәләп военкоматка йөри. Күп тә үтми, призывникларны якын авыллардан Бигәшкә җыеп, бер айлык өйрәнүләр үткәрәләр. Өч взвод егетнең рота командиры – сугыштан яраланып кайткан Урсалы кешесе, лейтенант Скворцов. Бигәш өстендәге тау буенда иртәдән кичкә кадәр стройда йөрергә, кар өстендә «пластунски» үрмәләргә, траншея ясарга, төрле сугыш уеннарына өйрәтәләр.
Тиз арада уеннар чынбарлыкка әверелә. 1944 елның октябрь азагында егетләрнең кулларына повестка тоттыралар. Шулай итеп Әнвәр Сафиуллинның 7 елга сузылган солдат тормышы башлана. Җиңү көнен Инза шәһәрендә каршыларга туры килә аңа. Сугыштан соңгы елларда илнең төрле почмакларында булып, хәбри бурычын үти татар егете. Бары тик 7 елдан соң гына, Казахстанның Караганда шәһәрендә хезмәт иткән җирләреннән 1926-1927 елда туганнарны демобилизацияләргә дигән боерык чыгып, кулларына документлар тапшыралар. Бу инде армия хезмәтенең тәмамлануын аңлата. Дулкынланып, инде дуслашып, тәмам туганлашып беткән полкташлары белән күз яше аралаш саубуллашып, һәрберсе илнең төрле почмакларына таралалар.
Кайтып берничә көн узу белән, Әнвәр дә эшкә урнашу җаен эзли башлый. Ул чорларда дөньяны шаулаткан нефть, нефтьче сүзләре аны да ымсындыра, билгеле. Беренче эш көне бүгенгедәй хәтерендә Әнвәр аганың. Беренче көннәрдә бик-бик авыр булса да, әлеге эшне булдырып чыга алачагын белә ул. Шуңа да икенче, өченче көнне дә теләп, тырышып эшли. Әнә шулай өченче разрядлы оператор ярдәмчесе Әнвәр Сафиуллин чын нефтьче булып китә.
1952 елның 26 июлендә «Әлмәтнефть» тресты оештырыла, хезмәттәшләре белән бергәләп оператор ярдәмчесе Әнвәр Сафиуллин да 520 нче скважинага күчерелә. 1953 елда яңа технологияләрне болай гына үзләштереп булмаячагын аңлап, бораулаучылар әзерли торган мәктәпне (ШБК) тәмамлый.
Тарткан атка – йөкнең авыры, диләр. Әнвәр Сафиуллинга да аз төямиләр промыселда эшләгән елларда. Башта профсоюз эшенә тарталар, аннары партиягә керергә димлиләр.
1969 елда Әнвәр Шакиржан улын Әлмәт шәһәр Советына депутат итеп тә сайлыйлар. Бу иҗтимагый хезмәтне дә озак еллар алып барырга туры килә данлыклы нефтьчегә. 1971 елның май аенда ил буенча искиткеч зур вакыйга була – Татарстанның нефть ятмалары эшкәртелә башлаган көннән алып миллиард тонна нефть чыгарыла. Идарәнең күп кенә алдынгы хезмәткәрләренә илнең иң югары бүләкләре тапшырыла. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Әнвәр Сафиуллин да була. Әлмәт нефтьчеләре үткән юлны бүгенге биеклектән торып карыйсың да, тәүге булып нефтькә килгән, батыр хезмәт юлы үткән өлкән буын кешеләренең фидакарьлеге сокландыра. Әнвәр Сафиуллин утыз биш елдан артык гомерен нефть чыгаруга багышлап, шул юлдан ярты адымга да читкә тайпылмыйча хезмәт куйган данлыклы нефтьче. Әлмәтнең мактаулы гражданины, Татарстанда беренче һәм икенче миллиард тонна нефть чыгаруда катнашкан шәхес 2020 елның августында 94 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Әнвәр Сафиуллинның тормыш юлы киләчәк буыннар өчен өлге булып тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә уелып калды.
Материал Әсгать Салахның
«Саф күңел» китабына нигезләнеп әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа