Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Чын җир кешесе

Аның хуҗалыгына барып, эш-гамәлләре белән танышкач, «Их, мондый егетләр күбрәк булса иде», дип куясың.

Яшьтәшләре шәһәргә китү ягын караганда, Җәлил Сафиуллин язмышын авыл, Җир-анабыз белән бәйләргә карар итә, һәм моңа һич кенә дә үкенми.

Редакциядә өч дистә елдан артык эшләү дәверендә елның төрле фасылында районны аркылыга-буйга гизәргә туры килде. Бөтен хуҗалыклар белән дә яхшы таныш. Шуны ышанып әйтә алам: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге иң беренче чиратта һава торышыннан түгел, ә бәлки җитәкчелектән тора. «Ки-чүчат»лылар бу яктан нык уңды. Хуҗалык директоры, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Җәлил Сафиуллинның алдынгы карашлы, киләчәкне уйлап эш итүчән, яңалыкка омтылучан булуы аларны эшле дә, акчалы да, данлы да итә. Савымчылар бәйгесе булсынмы, башкасымы – «Кичүчат» хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәрвакыт җиңүчеләр арасында очратасың. Сабантуйда хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасында мәйдан түрендә алар да булыр. Былтыр «Ел лидеры» исеменә лаек булдылар. Кубоклар, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары бик күп.

- Җәлил Әхмәдуллович җитәкче итеп билгелән-гәннән бирле аның белән эшлим. Ул килгәч, хезмәт хакы проблемасы бетте. Акчасын да, ялын да бирә, кызыксындыра белә, эшебезгә күрә хөрмәтен дә күрәбез, - диде районның алдынгы комбайнчысы Дамир Яруллин.

Авыл хуҗалыгы - авыр тармак. Өстәлләребездән ит, икмәк-сөт өзелмәве авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтенә бәйле. Язгы чәчү, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, басу-кырларны киләсе уңыш өчен әзерләү, техника ремонтлау, малларны кышлату - һәрбер чор урак өстенә тиң. Эшнең иге-чиге юк. «Кичүчат» хуҗалыгына җитәкче булып килгәндә болар хакында уйландыгызмы, курыкмадыгызмы, дигән соравыма Җәлил Сафиуллин болай дип җавап бирде:

- Яшь чагында батыр бу-ласың бит инде ул. Бирегә директор булып 2007 елда килдем. Миңа ул чакта 36 яшь иде. Аңа кадәр үзебезнең Аксубай районы Иске Ибрай авылында механик булып башлап, төрле вазифаларда эшләргә туры килде. Мин бит авыл малае, 7 нче сыйныфны бетергәч комбайн ярдәмчесе булдым, 8 нче сыйныфтан соң иптәш малай белән икебез бер комбайнда эшләдек. Әти, мәрхүм, физика-математика укытучысы иде. Ул: «Йә авыл хуҗалыгы, яисә урманчылык белән бәйле уку йортына китәсең», - диде. Биш бала арасында мин - төпчеге. Ике абыем Пермьдә авыл хуҗалыгы институтында белем алды. Мин дә әлеге уку йортын тәмамладым. Абыйлар шунда калды, мин авылга кайттым.

Һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Берәүләр өчен ул зур шәһәрләрдә тыныч кына яшәү булса, Җәлил Әхмәдуллович аны туган җирдә гомер кичерүдә, иген кырларында чайкалып утырган гәрәбәдәй башаклар үстерә алуында күрә. Аңа ирешү җиңел түгел, күпме хезмәт, күпме тир түгелә. Һәм менә ул! Лидерлыкны тоту өчен замана белән бергә атлау зарур. Хуҗалыкта техниканы яңартуга, элиталы орлык-ларга зур игътибар бирелә. Ике «Нью Холланд» комбайны бар, чәчү техникасы да шушы ук маркалы, терлек азыгы җыйгыч, печәнчапкыч һәм башкалар - бар да заманча.

- Бүген искечә эшләү мөм-кин түгел. Без моңа инан-дык. Хәзер эшләүчеләр саны да азаеп бара. Заманча бер техника ике-өч берәмлекне алыштыра. Алга таба да бу юнәлештә эш алып барылачак, - диде Җәлил Әх-мәдуллович.

Хуҗалыкта 1200 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 400 е савым сыер. Алар да әкренләп токымлыларга алыштырыла. 60 баш ат та бар әле. Кергән акча гел әйләнештә булгач, эшләүчеләргә түләргә кала микән, дигән уй килде. Юкка борчылганмын. Хезмәт хакы монда беренче урында. Уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык. Чәчүдә механизаторларныкы 75, шоферларныкы 45-50, уракта комбайнчыларныкы 150-160, машина йөртүчеләрнеке 60-80, терлек азыгы әзерләүчеләрнеке 60-70 мең сум тәшкил итә. Ай саен аванс бирелә. Чынлап та, «Кичүчат»та хезмәт кешесенә игътибар зур. Инде киләсе ел өчен дә кайгыртулы алар. Хуҗалыкта бәрәңге утырталар, 2 гектар мәйданлы теплица бар. Яшелчәләр чит төбәкләрдән килеп эшләүчеләрне ашату өчен кышкы саклауга куела.

«Кичүчат» үз продукциясен эшкәртеп сатуы белән дә аерылып тора. Тегермәннәре, пекарнялары, сөт эшкәртү комплексы бар. Җәлил Сафиуллин республиканың да төрле программалар гамәлгә куеп, ярдәм итәргә тырышуын искәртте.

Тагын бер ел күркәм генә тәмамланып килә, бер тиен дә кредитлары, бурычлары юк, икмәк саклауга салынган, кыр эшләре төгәлләнгән, уҗымнар тишелеше яхшы, терлекләр витаминлы азык белән тәэмин ителгән - ты-рышлыкның нәтиҗәсе шулай буладыр.

- Без һәр көнне иртән һәм төштән соң планерка уздырабыз. Бу, беренчедән, кешене дисциплинага өйрәтә. Эшкә килгәнме ул, нинди халәттә - барысы да шунда күренә. Әлбәттә, башта син үз-үзеңне тотышың белән аларга үрнәк булырга тиешсең. Тәртип булган җирдә эш тә гөрләп барачак, - дип уңышлы эшләү серен чиште Җәлил Әхмәдуллович.

- Шулай ук гаиләдә дә теләктәшлек булу зарур. «Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын», диләрме әле. Без бер-беребезне аңлап гомер ки-черәбез. Өйгә кеше алып кайтмаган көн сирәк буладыр. Хатыным беркайчан да зарланмый, кунак каршыларга, сыйларга һәрвакыт әзер. Безнең чорда кызлар шәһәргә китәргә талпына иде. Чөнки авылда колхоз гына, нефть юк, эш авыр, хезмәт хакы түбән. Мин өйләнгәнче үк: «Авылда калам», дия идем. Зөлфия бик яхшы тормыш иптәше, килен булып чыкты. Мәрхүмә әнине нык тәрбияләде. Әни безгә рәхмәтле булып китте. Аны җирләгәч кенә Кичүчатка килдек без. Тормышыбыздан бик канәгать. Авыл халкы, күршеләребез әйбәт, тәртипле, әдәпле.

Эш-гамәлләре алтынга тиң булган Җәлил Сафиуллин шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләп үтә. 50 яшь ул узганнарга кечкенә генә нәтиҗә ясар чак кебек.

- Мәрхүм әти белән әни: «Иң зур куанычыбыз - балалар үстердек», дия иделәр. Хәзер безгә дә шул вакыт җитте. Шөкер, без дә тәртипле, тырыш балалар үстердек, бөтенесе эшкә ябышканнар. Бу - безнең зур казаныш, куаныч. Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр бит. Утырткан агачларымның исәбе юк, өем дә бар, улым да бар, өч айлык оныгым Самат сөендерә. Шөкер итеп яшәргә дә яшәргә генә, - Җәлил Са-фиуллинның бу сүзләренә кушылып, аңа яңадан-яңа уңышлар гына телисе кала.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса