Бир канат очарга, күкләрне кочарга
Калабыз яхшы үсеш алган инфраструктурасы һәм ял итү урыннары күп булу белән дан тота. Әмма Әлмәттә вакытны җирдә генә күңелле итеп үткәрергә димәгән. Шәһәребездә мавыгулар буенча клуб бар, аның әгъзалары парапланеризм белән шөгыльләнә. Шуларның берсе Алишер Исламов мавыгуы нидән башланганы һәм аларга ничек кушылырга мөмкин булуы турында сөйләде.
Моннан 17 еллар чамасы элек, җирле телекомпаниядә эшләгәндә, аңа парапланеристлар очышын төшерергә барырга тәкъдим керә. Шул ук вакытта ул үзе дә алар белән бергә очарга тиеш була. Алишер сүзләренә караганда, күккә тәүге тапкыр гына күтәрелүенә карамастан, ул бернинди курку хисе кичерми. Чөнки балачактан олы абыйсы кебек үк очучы булырга хыяллана, әмма борыны имгәнү сәбәпле, тиешле уку йортына керә алмыйча калган була. Алишер әйтеп үткәнчә, сулыш органына зыян килү дә шул ук очышларга тартылуы аркасында килеп чыккан. «Беренче очышым алтымы, җидеме яшемдә мунча түбәсеннән сикерү булды. Кулыма зонтик тоттым да сикердем. Парашют кебек эшләр дип уйлаган идем, тик ул, билгеле инде, кире җыелды. Егылганда борыным белән тезгә бәрелдем һәм ул нык имгәнде», - дип сөйли ул.
Ничек кенә булса да, югарыга тартылу уен тормышка ашыруга ирешә Алишер. Параплан белән җирдән беренче тапкыр күтәрелү балачактагы хыялын кабат яңарта. Аның фикеренчә, очышлар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә. «Мин һава агымында әйләнәм, ә янәшәмдә - бөркет. Биектә нибары мин, күк, һава һәм табигать кенә. Үзеңне шундый бәхетле һәм гамьсез итеп тоясың. Җиргә төшкәннән соң яңадан туган кебек буласың», - ди ул.
Бүгенге көнгә ул бөтен Әлмәт өстен очып айкаган инде, әмма Алишер шәһәрдә парапланеристлар өчен иң уңайлы урын дип Түбән Мактама янындагы калкулыкны саный. Бу урын бөтен юнәлештәге җилләрдән берни белән дә ябылмый, шуңа уңайлы да, дип аңлата ул. Җирдән аерылып китүдә җылы һава агымнары зур роль уйный икән. Алар ярдәмендә гаять зур биеклеккә дә күтәрелергә мөмкин. Мәсәлән, Алишерның диңгез өслегеннән 4800 метрдан да артыграк биеклеккә күтәрелгәне булган. Күтәрелеш, төшү кебек үк, акрынлап бара. Парапланеризм - ул акрын очыш, шуңа күрә төшеп утыру да, гадәттә, йомшак була.
Вставка:
Дөньяда иң югары биеклеккә очышны француз спортчысы Антуан Жирар Пакистанда ясаган. Ул җирдән 8157 метр ераклыкка күтәрелә алган.
Иң ерак туры ара – 564,3 км. Аны Бразилиядә яшәүче ханым - Донизете Балдессар Лемос яулаган.
Парапланеризмда барысы да диярлек җылы һава агымнарына бәйле, бу төр спортта бары тик эссе илләрдә генә дөнья рекордларына ирешергә яки аннан да зуррак җиңүләр яуларга мөмкин.
Әлеге экстремаль спорт төрен яратучыларның төп максаты - биеклекне җыеп, үзеңә кирәкле маршрут буенча очу. Ягъни җиргә төшмичә, күп чакрымнарга сузылган араны узу. Алишерның рекорды 148 километр тәшкил итә, ул аны якынча биш сәгать эчендә узган. Һавада озаграк та булырга мөмкин. Бу вакытта парапланеристлар берни дә ашамый диярлек. «Очканда адреналин, шатлык-куаныч хисе ашау турындагы уйларны томалый. Дөрес, кайчагында үзебез белән кипкән җимешләр яки шоколад алабыз, йөгерешчеләрнеке кебек су бирү системасы бар», - дип билгеләп үтте ул.
Алишер ассызыклаганча, парапланда очышларга керешкәнче, һичшиксез, башта теорияне үзләштерергә кирәк. Спортчының тормышы аэрологияне ничек белүенә бәйле. Ел фасылын, һава торышын, аның үзгәрү ихтималын, җир өслеген һәм башка бик күп нечкәлекләрне исәпкә алырга, моннан тыш, конструкция канатларын дөрес күтәрергә, җылы һава агымнарын тота, күзгә күренмәгән нәрсәләрне тоя белергә һәм башкаларга өйрәнергә кирәк. Ул үзе дә яңа килгәннәрне парапланеризм серләренә өйрәтә, алар белән бергә очышлар ясый. Аның фикеренчә, спортчылар белән булган бәхетсезлек очраклары барысы да нәкъ менә нәрсәнедер белеп җиткермәү һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләмәү аркасында килеп чыга. Алда санап үтелгәннәрдән тыш, «минем өчен кулай һава торышы түгел» дигән төшенчә дә бар икән әле. Кеше шуны ачык аңларга тиеш: тауга күтәрелеп тә, үз мөмкинлекләреңә шик туу сәбәпле очмый калу бернинди дә оят эш түгел. Киресенчә, үз көчеңә артык ышануны күкләр гафу итми.
Әмма тәҗрибәле парапланерист Алишер белән дә экстремаль очрак килеп чыкканы булган. Сөйләвенә караганда, бервакыт Ливанда, диңгез ягына таба күтәрелгәннән соң, ул болытларның җирне күзәтергә мөмкинлек калдырмавын аңлап ала. «Утырыр урын күренми башлады. Тау токымына бәрелү яки якындагы урманда 30 метрлы кедр агачларына эләгеп калу куркынычы туды. Анда озак эленеп торыр идем... Кирегә, тау битенә таба очарга карар иттем, тик мине тау артына алып китә башлады. Ә бу парапланеристлар өчен иң куркыныч урын - ротор зонасы. Анда кеше конструкцияне контрольдә тота алмый башлый. Минем белән дә шулай булды, мине бөтереп алып китте. Парашютны ача алдым, әмма имгәнүләрсез төшеп утыру мөмкин булмавын аңлап, тау битенә утыру уемнан баш тарттым. Нәтиҗәдә Израиль белән чиктәш булган үзәнлеккә төшә алдым. Белер-белмәс гарәпчә белән яртылаш инглизчә беренче очраган кешеләргә үземнең кунак булуымны аңлата алдым һәм алар мине кирегә илтеп куйдылар. Соңыннан гына чик сакчыларының мине куркыныч янаучы буларак кабул итеп, кисәтүсез-нисез атарга мөмкин булганнарын белдем”, - дип сөйләде ул.
Тик бу вакыйга гына Алишерны очышлардан туктарга мәҗбүр итә алмый. Үзе кебек парапланеризм белән мавыгучыларны ул үзгә кешеләр дип саный. Чөнки алар күргән кадәр матур манзараны, искитәрлек хозурлыкны хәтта самолеттан да күрү мөмкин түгел.
Арина САФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа