Сагыналар сине, Мәсгуть абый
11 апрельдә Социалистик Хезмәт Герое, озак еллар буена Миңлебай газ эшкәртү заводында гади оператордан башлап установка җитәкчесенә кадәр юл үткән Мәсгуть Миннекәевнең тууына 90 ел тула.
Хәләл җефете, алты дистә елдан артык иңгә-иң куеп яшәгән пар канаты Рубина ханым бүген көн дә шкафтан фотоальбомнарны тартып чыгарып, истәлекләрен яңарта, әле һаман да тынычлана алмаган җанына юаныч табарга тырыша.
- Бергә яшәгән еллар сагындыра, әйбәт яшәгәнбез икән, бервакытта да тавышын күтәргәне булмады, сабыр иде, кызганычка каршы, бүгенге яшьләргә шул сабырлык дигән әйбер җитеп бетми, - ди Рубина Рәхимҗановна.
Мәсгуть абыйның әле исән чагында әйткәне була: «Ярый әле Ходай Тәгалә мине синең белән очраштырган, яшь чагымда минем күз төшереп йөргән кызларым булмады түгел, булды, ә менә Буадан килгән бөтенләй чит-ят кызны очратып, бергә яшәргә насыйп иткән».
Буа медицина училищесын тәмамлаган Рубинаны Шөгер районының Кирлегәч авылына эшкә җибәрәләр. Нина исемле кыз белән аны авылдагы бер карчыкка фатирга кертәләр. Җир идәнле, сыңар тәрәзәле йортта яшәп китә «духтыр кызлар». Глаукоманың азган чоры, эш күп. Шулай да яшьлек яшьлек инде ул: егетләр дә күз төшерә, аеруча кыюлары озата да. Әмма йорт хуҗабикәсе һич тә хупламый. Дөрес, бикләп тотмый ул аларны, әмма нәкъ менә Кирлегәч авылы егетләреннән ерак торырга киңәш итә, чөнки белемле кызларга алар тиң түгел. Ә тиңнәре кайда икән соң аларның? Әбинең җавабы әзер: егетләрнең асыллары Яңа Елховойда, райондагы колхоз рәисләренең күпчелеге нәкъ менә шунда туып-үскән.
Үзе зур да түгел икән ул Яңа Елховой. Берничә елдан соң Урмышлыга күчерелгәч, Рубина аны үз күзләре белән күрә. Башка берничә кечкенә авыл белән әлеге сала да Урмышлы җирлегенә керә. Кечкенә генә булса да, тирә-яктагылардан аерылып тора. Күп кенә авылларда ашау яклары такы-токы булса, елховойлыларның өстәлләреннән ак икмәк, бал өзелми, бәрәңгене дә алтмышар сутый утырталар. Үзләре генә эшкәртергә өлгермәгәнлектән, башка авыл халкын да җәлеп итәләр.
Ә инде колхоз рәисләренә килгәндә, чыннан да шактый булган алар. Алай гына да түгел, төрле предприятие-учреждение җитәкчеләре дә туып-үскән биредә. «Азнакайнефть» һәм «Җәлилнефть» идарәләре начальниклары Әхтәм Фәсхетдинов, Наил Мортазин, «Дуслык» нефтьүткәргече җитәкчесе Сабит Закиров, Әлмәт шәһәр башкарма комитеты белән җитәкчелек иткән Вәҗи Гыйрфанов... Саный башласаң, шактый алар.
Күпбалалы гаиләдә туып-үскән Мәсгуть Миннекәевтән дә бәлки оста рәис чыгар иде. Сугыш чорында фронтка киткән авылдашларының вазифалары хатын-кызлар, карт-коры, үсмерләр җилкәсенә төшә. Яшүсмерне «Техника» колхозының бригадиры итеп билгелиләр. Нәкъ менә шунда
җитәкчелек сәләтен күрсәтергә өлгерә ул. Әмма алар буынына бөтенләй башка чит-ят һөнәр сайлап, шул өлкәдә дан казанырга насыйп булган. Солдат хезмәтен тутырып кайткач, күршесе кереп, үзе белән Әлмәткә чакыра. Габдрахман белән Түбән Мактама арасында зур газ-бензин заводы төзеләчәк, шуңа эшчеләр җыячаклар икән. Әмма авыл халкының җелегенә үткән нәрсә – паспортсызлык. Шул документтан башка калада кая да булса урнашам димә. Торак идарәсенә таптаган сукмаклар такыраеп бетә. Ничек итсә итә, әмма паспортлы була Мәсгуть. Башка егетләр белән кыска сроклы операторлар хәзерләү курсларына укырга керә. Егетләр укып кына калмый, төзүчеләргә дә булышалар. Кичәге авыл егетләренең үзләренә газ эшкәртүче һөнәренә өйрәнергә туры килә. Төбәгебездә нефть табылгач, ярдәмгә элеккеге СССРның төрле почмакларыннан киләләр. Ә менә булачак газ-бензин заводына килүчеләр бармак белән генә санарлык.
Газ эшкәртү заводының беренче казыгын каккан Мәсгуть Миннекәев гомере буе шушы предприятиегә тугры кала: оператор ярдәмчесеннән установка җитәкчесенә кадәр данлы хезмәт юлы уза. Завод каршында ачылган техникумда белем ала. Югары белем алмаганына еллар узгач үкенә дә: югыйсә әллә кая барасы да булмый. Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтының кичке факультеты үзләре яшәгән йорттан берничә адым гына ераклыкта. Күпме белгечләр шунда укып, төрле дәрәҗәләргә ирешәләр.
Хезмәтен күрәләр, тиешле бәясен бирәләр икән, тагын дә дәртләнеп эшләргә сәләтле адәм баласы. Бу яктан да бәхетле Мәсгуть Миннекәев. Беренче бүләге - «Хезмәт батырлыгы өчен» медале.
Ә менә 1966 елның 23 маенда үзәк матбугатта СССР Югары Советы Президиумының Н. Подгорный һәм М. Георгадзе имзалаган указы дөнья күрә. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган бер төркем нефть-газ сәнәгате эшчеләре һәм белгечләре арасында Миңлебай газ-бензин заводы операторы Мәсгуть Габдрахман улы Миннекәевнең дә фамилиясе була.
Элек совет заманында герой исемен дәлилләүче кенәгә теләсә кайсы ишекләрне ача алу көченә ия була. Әмма Мәсгуть Габдрахманович беркайчан да моның белән масаеп, борын чөеп йөрми. Бик тыйнак яши ул, гаиләсенә дә тыйнаклык хас. Аның каравы, башкаларга ярдәм итүдән баш тартмый. Бер генә очрак. 80 нче еллар уртасында башкалабыз Казанда укучыларга бәйрәмнәрдә өйләренә кайту бер бәла булса, китүе – мең бәла. Хәзерге кебек подъезддан яки тукталыштан алып китү юк, көненә берничә генә рейс автобус йөри, ә студентлар бихисап. Шул вакытта Мәсгуть Миннекәев завод директоры Хәниф Камаловка автобус сорап мөрәҗәгать итә. Директор үтенечне җавапсыз калдырмый. КХТИда, университетта һәм башка югары уку йортларында укучылар – завод хезмәткәрләре махсус автобуска утырып барып җитәләр башкалага. Завод җитәкчелеге берничә тапкыр ярдәмгә килә. Шунысын билгеләп үтү мөһим: бу автобусны Мәсгуть Миннекәев үз балалары өчен сорамый. Улы бөтенләй башка республикада – Уфа нефть институтында белем алды. Бүгенге көндә ул «Әлмәтнефть» идарәсендә эшли. Ә кызлары Венера Казан химия-технология институтын тәмамлап, лаеклы
ялга чыкканчы «Елховнефть» идарәсендә хезмәт куйды. Бүгенге көндә бабасының юлын оныгы Айрат дәвам итә: кайчандыр Мәсгуть абый эшләгән цехта мастер. Билгеле булганча, хәзер Миңлебай газ эшкәртү заводы «Татнефтегазпереработка» идарәсе составына керә.
Моннан биш ел элек Мәсгуть Миннекәевнең 85 яшьлек юбилей кичәсендә туганнары, хезмәттәшләре, дуслары 90 яшьлек юбилеенда очрашырга дигән теләк белдергәннәр иде. Кызганычка каршы, 2018 елның 15 июнендә аның йөрәге тибүдән туктады. Туганнары, күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре күңелендә ул сабыр холыклы, ярдәмчел кеше булып калачак.
Наилә ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа