Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт укучысын бала коткару өчен бүләкләгәннәр

Кызга Яшел Үзән районында балалар лагерена юллама бүләк иттеләр.

Узган елның июль аенда Руфина Уренцова шәһәр күлендә баткан дүрт яшьлек малайны ярга алып чыга.

Беренче тапкыр Руфинаны узган ел, тантаналы чара кысаларында, «Нефтьче» мәдәният сараенда бүләкләделәр – кызга ноутбук бүләк иттеләр. Аннары ул Казанга яшь геройлар форумына чакырылган иде, анда мәктәп укучысына медаль тапшырылды.

Хәзер дә кызны балалар сәламәтләндерү лагерена юллама белән бүләкләделәр, аны республиканың Балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдим итте.

Источник: "Альметьевск ТВ"

Элегрәк бу турыда: Әлмәттә яшәүче 10 яшьлек кыз суда батучы баланы коткарган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса