Куркыныч диагноз бәби алып кайту теләгенә нокта куя аламы?
Соңгы елларда бәби алып кайтырга ниятләп тә, теләкләренә ирешә алмаучы гаиләләр саны арта. Хатын-кызларның аналыгында үскән миома да шуның сәбәпчесе булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, миома (мускул тукымасыннан яралган шеш) бала тапмаган яшь кызларда да очрый.
Әлеге чирне заманча медицина технологиясе ярдәмендә ничек дәвалыйлар, гомумән, ул дәвага бирешәме? Бу җәһәттән Казан федераль университеты клиникасының рентген-хирургия тикшеренү, дәвалау алымы бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Булат Шәрәфетдинов белән әңгәмә кордык.
– Хатын-кызларның аналыгында миома булганда өч төрле дәва үткәрергә мөмкин, – ди Булат Марс улы. – Беренче ысул – аның үсешен туктатыр өчен махсус дарулар куллану. Ул дәваны табиб-гинекологлар билгели. Икенче ысул вакытында лапароскопия операциясе ясап, тәндә тишекләр тишеп, миомалы төеннәрне кисеп алалар. Операция наркоз ярдәмендә башкарыла. 1990 еллар азагында Россиядә яңа алым барлыкка килде. Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге алымны рөхсәт иткән махсус боерыгы да бар. Безнең клиникада бу ысул – аналык артериясен эмболизацияләү (томалау) буенча дистә елдан артык эш алып барыла. Ул операцияне эндоваскуляр хирурглар ясый. Бу очракта наркозның да, тәнне яру-кисүнең дә кирәге булмый. Ул кул чугындагы яки уң як боттагы кан тамыры аша кереп ясала. Махсус инструмент кертеп, миомага тукландыргыч матдәләр җиткерүче кан тамырын томалыйбыз. Шуннан соң шеш үсүдән туктый.
– Бу алым һәр очракта да көткән нәтиҗәне бирәме?
– Әлеге процедура 98,5 процент очракта әйбәт килеп чыга. Ул алым беренче тапкыр Европада 1970 елларда аналыктагы кан китүне туктату максатыннан кулланыла башлый. Безнең клиникада ел саен йөзләгән хатын-кызга шундый операция ясыйбыз. Киләчәктә әлеге сан тагын да артачак, чөнки ихтыяҗ бар. Әйткәнемчә, тән киселми, яра эзләре калмый, тиз аякка басасың, бер атнадан эшкә чыгасың. Күбесенчә кулдагы артерия аша микрокатетер кертеп ясыйбыз. Ул аналык артериясенә хәтле үтә. Ике яктагы артерия бер-бер артлы томалана. Әлеге процедура 20-30 минуттан да озакка сузылмый. Мондый операцияләр югары технологияле кабинетта ангиография өстәлендә башкарыла.
– Аны бөтен хатын-кызга да ясарга ярыймы?
– Яшь буенча да, сәламәтлек ягыннан да зур чикләүләр юк диярлек. Тик шунысы бар: әлеге дәвалау чарасы яман булмаган шешләр вакытында гына билгеләнә. Шуңа күрә алдан онкомаркер анализы алына. Яман шеш табылган икән, андый хасталар белән онкологлар шөгыльләнә. Эмболизация вакытында нигезендә йод булган контраст матдә кулланыла. Шуңа күрә аллергия юкмы икәнен дә алдан тикшерәбез. Кайчандыр кан тамырларына операция ясалу да катетер аналык артериясенә үткәндә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Аякларда, башка әгъзаларда тромб юкмы икәнен дә карыйбыз. Булса, башта шул чирләрдән дәваланырга кирәк. Кыскасы, эмболизация ясалганчы пациент гинеколог, терапевт һәм башка белгечләргә күренергә өлгерә. Операция алдыннан яшәү урыны буенча дәвалау оешмасында анализлар тапшыралар.
– Булат Марсович, сезнең клиникага районда яшәүче гап-гади кеше эләгә аламы?
– Казан федераль университеты клиникасы поликлиникасында белгечләр консультатив кабул итү үткәрә. Анда Вахитов районы халкы, 2 нче поликлиникага теркәлгән кешеләр йөри. Юллама белән республика районнарыннан да киләләр. Аларга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай хезмәт күрсәтелә. Тик бөтен кеше дә бу ысулдан хәбәрдар түгел. Кайбер гинекологлар да белеп бетерми яки, белсә дә, ышанмый. Андый белгечләр, миома зур булып үскәндә шешне аналык белән бергә кисеп алырга киңәш итә. Кисәргә беркайчан соң түгел, ашыкмасыннар иде. Чөнки ул чагында хатын-кыз бала таба алмаячак. Ә эмболизациядән соң аналыктагы шешләр алты ай эчендә кечерәеп юкка чыга һәм берничә айдан бәби алып кайтуны да ниятләргә мөмкин.
– Сезгә кайсы районнардан килүчеләр күп?
– Заманча ысуллар хакында Казан халкы күбрәк белә. Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорскидан килүчеләр байтак. Ә авыллардан, районнардан аз киләләр. Анда иске ысуллар белән дәвалауга күнеккәннәр. Гинекологлар дистә еллар дәвамында пациентка дару яза. Ә безнең клиникада заманча технологияләр белән башкарылган операциядән соң пациент ул мәсьәләдә гинекологка башка әйләнеп кайтмый. Гинекологлар юллама бирмәгән очракта кеше үзе безнең поликлиникага консультациягә языла ала. УЗИ тикшерүе ярдәмендә, операция кирәкме, әллә иртәрәкме икәнен ачыклыйбыз. Эшләү дәверендә меңнән артык операция ясадык. Безгә Ульяновск, Мари Иле, Удмуртия, Казахстаннан килеп, операция ясатучылар да байтак. Ул төбәкләрдә әлеге эш башкарылмый диярлек. Без исә зур тәҗрибә тупладык, бер үк вакытта тикшеренүләр дә алып барабыз, фәнни хезмәтләр дә язабыз. Мин әлеге ысул буенча кандидатлык диссертациясе якладым. Башта – Мәскәүдә, узган ел “Алгарыш” программасы буенча АКШтагы клиникада стажировка үттем. Безнең технологияләр аларныкыннан бер дә калышмый. Кыскасы, чит илләрдә, Мәскәүдә генә түгел, әлеге югары технологияле заманча ысул Казанда да киң тарала дип әйтә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа