Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәттә Бөтендөнья шикәр чире белән көрәшү көне уңаеннан хәйрия акциясе узды

Шикәр чире белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Татарстанда исә бу авыру белән интегүче 120 меңгә якын кеше яши.

Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе “Нур” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия акциясен уздырды. Акция Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында  1 тип шикәр авыруы булган кешеләр өчен оештырылды.

Очрашу барышында  фонд җитәкчесе Илнур Хәбибуллин 2016 елдан бирле тормышка ашырылып килә торган  “Шикәр чире белән идарә ит” (“Управляй диабетом”) проекты турында сөйләде. Акциядә катнашучыларга глюкометрлар һәм тест тасмалары таратылды. Шулай ук  белгечләр авыруларны борчыган сорауларга җавап бирде.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса