Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән
Авария 14 гыйнварда шәһәрнең Совет урамында булган.
16:55 сәгатьтә Совет урамындагы 147 нче йорт каршында Тойота Хайлендер автомобилен йөртүче (1977 елда туган) йорт территориясеннән чыкканда төп юлдан килүче 1985 елда туган машина йөртүче идарә иткән ВАЗ-21144 автомобиленә юл бирми. Нәтиҗәдә машиналар бәрелешә.
ВАЗ 21144 машинасын йөртүчегә һәм шушы ук машинада булган 2019 елгы балага “Татнефть”нең медсанчастендә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа