Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге “Бала-төп пассажир” акциясе уздыра

Инспекторлар Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре белән таныштырды.

Әлмәтнең 1 нче, 16 нчы, 24 нче мәктәпләрендә, 7,8,9, 33 нче балалар бакчаларында, политехника техникумында, “Татспецтранспорт”, “Таграс- ЭнергоСервис”, “Сетевая компания” оешмаларында, “Ансат”, “Джек116”автомәктәпләрендә, Миңнебай авылы мәктәбендә инспекторлар тарафыннан акция уздырылды. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре турында сөйләде. Тематик видеороликлар күрсәтелде.


Шулай ук районның Кичүчат мәктәбендә дә агитацион чара узды. Анда мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты.


2021 елның гыйнвар аенда Әлмәт районы территориясендә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.


16 яшькә кадәрге балалар катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала тән җәрәхәтләре алган. Кызганычка каршы, 1 бала һәлак булган (пассажир).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса