Әлмәттә тагын җәяүлене бәрдергәннәр
Шофер да, җәяүле дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган.
5 февральдә 22 сәгатьтә 2000 елда туган КИА СОРЕНТО автомобиле руле артына утырган яшь егет Шевченко урамы ягыннан хәрәкәт итә. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә, автомобиль 1968 елда туган җәяүлене бәрдерә. Бу хәл Ленин урамындагы 75 «В» йорты каршында була.
Җәяүле шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән. Ул юлны дөрес түгел урыннан чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ханым тән җәрәхәтләре белән"Татнефть" медсанчастенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа