Әлмәт юлларында чокырларны ямау эшләре бара
Көзге-кышкы чорда температура уйнаганнан соң юл катламы өлешчә җимерелә.
- Шәһәр урамнарында һәм юлларында хәзер чокырларны, ярыкларны бетерү актив алып барыла. Барысын да берьюлы эшләп булмый, - дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстаграмында турыдан-туры эфир вакытында.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер җитдирәк зыян күргән юлларны махсус комиссия бәяли.
- Әгәр проблемалы участокларга чокырларны ямау ярдәм итмәсә, капиталь ремонт ясарга тырышачакбыз, - дип нәтиҗә ясады Тимур Дмитриевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа