Узган ял көннәрендә Әлмәт районында 5 машина йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган
ЮХИДИ исерек хәлдә автомобиль белән идарә итәргә ярамавы турында искә төшерә.
Узган бәйрәмнәрдә Сабантуй һәм Россия көнендә, 12-14 июньдә, Әлмәт районында 5 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Административ кодекс нигезендә, исерек килеш йөрткән өчен 30 000 сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Ә Җинаять кодексы нигезендә, исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен, шоферга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа