Әлмәттә җәяүлеләр өчен акция уздырдылар
ЮХИДИ хезмәткәрләре "җәяүле" профилактик чарасы кысаларында акция уздырдылар.
Акция юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән.
Акция барышында җәяүлеләр белән юл аркылы чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде, аларга белешмәлекләр тапшырылды. Наушниклардан, машиналар йөрү өлешен кичкәндә телефоннан файдаланмаска һәм киемгә яктылык кайтаручы элементларны тагарга куштылар.
Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа