Әлмәттә җиңел автомобиль белән мотоцикл бәрелеште
Мотоциклда йөрүченең аягы сынган.
27 август көнне 23.00 сәгатьтә Фәхретдин урамындагы 45А йорты янында җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешә. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
ФОРД КУГА автомобиле руле артында 1960 елда туган шофер була. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сулга борылган вакытта ул хәрәкәт өчен билгеләнгән юл өлешендә алдан ук тиешле урын алмаган, комачаулык тудырган һәм МОТОЛЕНД мотоциклы белән бәрелешкән.
Мотоцикл белән 1990 елда туган әлмәтле идарә иткән. Авария нәтиҗәсендә уң аягы сынган мотоциклчыны медсанчастькә озаталар һәм амбулатор дәвалану билгелиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа