Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре трассада автоледига ярдәм иткән
Әлмәт районы буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Валерий Гаврилов һәм Андрей Балантаев хезмәт иткән вакытта юл читендә капоты күтәрелгән машинаны күрәләр.
Машина янында хатын-кыз була, ә салонда балалар утыра. Ханым машинасын аккумулятор эшләмәү аркасында кабыза алмаган. Хезмәткәрләр читтә калмаган һәм хатын-кызга машинасын эшләтеп җибәрергә булышкан. Ул юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа