Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күрде
Лада һәм Хендай кара-каршы бәрелешә.
Әлмәттә Лада һәм Хендай бәрелешә. Авария 19 ноябрдә төн уртасында Совет урамында булган. Мәгълүматны «Татар-информ» шаһитларга сылтама белән хәбәр итә.
Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, Лада юл читенә төшеп киткән, ә Хендай юлга аркылы туктап калган. Һәлакәт урыныннан өч зыян күрүчене алып киткәннәр.
«Чит ил автомобиле руле артында булган хатын – кыз кулы авыртуга зарлана. Моннан тыш, Лада йөртүчесе һәм пассажиры да җәрәхәтләнгән. Барысын да хастаханәгә озаттылар», – дип сөйләделәр шаһитлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа