Әлмәт районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан
Ике пассажир хастаханәгә озатылган.
21 ноябрь көнне Әлмәт районында трассада Хендай автомобиле юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" авариянең шаһитларына сылтама белән хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бозлы юлда машина йөртүче автомобиль белән идарәне югалткан, машинаның ике пассажиры хастаханәгә озатылган. Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа