Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 70 автомобиль тикшерелде
Автоинспекторлар 11 хокук бозу очрагын ачыклаган.
26 ноябрьдә "Казан-Оренбург " автомобиль юлында «Тоннель» махсус операциясе узды. Автоинспекторлар 1,5 сәгать эчендә 70 автомобильне тикшергән, дип хәбәр итә районның ЮХИДИ бүлеге.
Барлыгы 11 хокук бозу очрагы ачыкланды. 4 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1се ОСАГО полисыннан башка булган. Биш машинаның госномеры булмаган. Бер җәяүлегә яктылык кайтаручы элементлар булмаган өчен беркетмә тутырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа