Әлмәттә булган юл-траснпорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
Авария 18 декабрьдә булган.
Иртәнге 10:00 сәгатьтә Биләр урамындагы 145-нче номерлы йорт каршында авария булган.
Юлда, шаһитлар сүзләренчә, ике кроссовер — Ford һәм Nissan бәрелешкән.
Фотолардан күренгәнчә, Ford маркалы автомобиль руле артында сәламәт мөмкинлекләре чикле кеше булган. Аны һәм икенче автомобиль пассажирын хастаханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа