Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Без-имин хәрәкәт өчен!» акциясе узды

Әлмәтнең балалар бакчалары тәрбиячеләре автомобильчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеге турында сораштыру үткәрделәр.

Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Юл хәрәкәте иминлеге"  хезмәткәрләре һәм Әлмәт районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге балалар белән берлектә «Без-имин хәрәкәт өчен!» акциясе уздырдылар.


Акциянең максаты-машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә өндәү.
Чара кысаларында балалар үзләрен журналистлар ролендә сынап карадылар һәм машина йөртүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр. Автомобиль йөртүчеләр сораштыруга җитди карадылар һәм балаларга бик теләп җавап бирделәр, куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итәргә, куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм кечкенә пассажирларны балалар өчен махсус җайланмаларда йөртергә тырышалар.


Яшь ярдәмчеләр машина йөртүчеләргә белешмәлекләр тапшырдылар, алардан юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм куркынычсыз тизлекне арттырмаска вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса