Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автобуслар буенча рейд вакытында 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

Барлыгы 12 автобус тикшерелде.

Әлмәттә автобуслар тикшерелде. Игътибар үзәгендә – пассажирлар иминлеген тәэмин итү. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бер предприятиенең сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык хезмәте вәкилләре рейдка чыктылар.

Тикшерү барышында барлык нечкәлекләр исәпкә алына, законсыз рәвештә пассажирлар йөртүгә, транспорт чараларының техник торышына, тизлек режимын үтәүгә  һәм документларга аерым игътибар бирелә. Мондый тикшерүләр атнага 2-3 тапкыр уза. Бу юлы 12 автобус тикшерелде һәм 5 хокук бозу очрагы ачыкланды.

"Без даими рәвештә линиядә контроль уздырабыз, махсус транспорт чараларын тикшерәбез. Бүгенге бурыч – «Татнефть» компаниясе өчен вахта йөртү буенча транспорт хезмәтләре күрсәтүче компанияләрне яки предприятиеләрне вахта автобуслары эшен тикшерү", - дип сөйләде сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык үзәгенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Илгизәр Фәттахов.

 Рейд вакытында барлык машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану алгоритмы белән тематик белешмәлекләр тараттылар.


Шулай ук ЮХИДИ һәм  "Юл хәрәкәте иминлеге" хезмәткәрләре автобус йөртүчеләр белән очрашулар оештыралар, анда профилактик әңгәмәләр үткәрәләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштыралар.

Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өнди.

«Шоферга аек булмаган хәлдә, реакцияне һәм игътибарны начарайта торган, авыр һәм арыган хәлдә, хәрәкәт куркынычсызлыгын куркыныч астына куя торган дару препаратлары йогынтысында транспорт чарасы белән идарә итү тыела», – дип искә төшерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин.

Автоинспекторлар шулай ук юл аркылы чыгасы булса, маршрут транспортының алдыннан да, артыннан да чыкмаска, ә аның китүен көтәргә куша.  Шуннан соң гына юл аркылы чыгарга ярый. 

 

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса