Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары оешуга 49 ел тулуга багышланган чара узды

Укучылар «Засветись» дигән күңелле флешмоб оештырдылар.

6 мартта яшь хәрәкәт инспекторлар  хәрәкәте оешуга 49 ел тулды. Бу уңайдан шәһәрнең 23 нче номерлы «Менеджер» мәктәбе  яшь инспекторлары отряды «Засветись» дигән күңелле флешмоб оештырдылар. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Алар яшь хәрәкәт инспекторларының эшчәнлеге, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр.

Тематик шигырьләр һәм җырлар балаларга җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен хәрәкәт кагыйдәләре, светофор сигналлары һәм юл билгеләре, юл аркылы чыгу кагыйдәләре һәм хәрәкәтле уеннар өчен куркынычсыз урыннар турында искә төшерделәр.


Чара ахырында башлангыч сыйныф укучылары  отряд гимны астында дәртле бию белән котладылар.

 

 

Фото: ЮХИДИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса