Әлмәт районында ел башыннан бирле балалар белән 4 юл-транспорт һәлакәте булган
Өч бала тән җәрәхәте алган, берсе һәлак булган.
Ел башы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны буенча кайгылы булды. 16 яшькә кадәрге балалар арасында булган аварияләр аз түгел. Алар катнашында Әлмәт районында 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Аларда өч бала җәрәхәт алган, берсе һәлак булган.
"ЮХИДИ бүлеге исегезгә төшерә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 п.нигезендә, 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта, арткы утыргычта – 7гә кадәр балаларны йөртү аның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган тоту җайланмаларында гамәлгә ашырылырга тиеш", – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Лиманский.
Дәүләт автоинспекциясендә 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү өчен дә балалар өчен тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итәләр. Ә 12дән өлкәнрәк пассажирларны куркынычсызлык каешлары белән эләктерергә кирәк. Аларның нәтиҗәлелеге инде берничә тапкыр исбатланган. Балалар кәнәфие балалар травматизмын һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмый калырга мөмкин.
"Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искә төшерә", - дип нәтиҗә ясады Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа