Әлмәттә яшүсмер КамАЗ астында калган
Үсмер балалар травматологында дәвалау курсы алырга тиеш.
17 мартта Әлмәттә яшүсмерне бәрдерделәр. Мәгълүматны ЮХИДИнең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Вакыйга 17.00 сәгатьтә Тельман урамындагы 68-нче номерлы йорт ишегалдында була. КамАЗ руле артында 1985 елда туган ир-ат була. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, ул җәяүлегә өстенлек бирми һәм 2008 елда туган җәяүлене бәрдерә. Малай машиналар йөрү өлешенә чыга һәм якынлашып килүче транспортның булмавына инанмый.
Авария нәтиҗәсендә җәяүлене тән җәрәхәтләре ала, аңа медицина ярдәме күрсәтелә һәм өенә озаталар. Шулай ук аңа балалар травматологында дәвалану билгеләнгән.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа