Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 6 хокук бозу очрагын ачыклады
Автоинспекторлар барлыгы 60 автомобильне тикшерде.
31 мартта 6.30 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәренең Совет урамында 83-нче номерлы йорт янында ТР буенча эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторларының 3 ротасы юл - патруль хезмәте экипажлары тарафыннан «Тоннель »махсус операциясе үткәрелде. Махсус операция вакытында 60 автомобиль тикшерелде, дип хәбәр итә Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар 6 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган: дүрт шофер балаларны автокресллодан башка йөрткән өчен штрафка тартылган, бер машина йөртүченең ОСАГО полисы булмаган, тагын берсенең дәүләт номеры күренмәгән.
Фото: ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа