Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә студентлар "Имин юл аркылы чыгу урыны" акциясендә катнашты

Чараның максаты-җәяүлеләр катнашында юл грамоталылыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.

Әлмәттә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»  хезмәткәрләре Әлмәт һөнәри көллияте студентлары белән берлектә «Имин юл аркылы чыгу урыны» дигән профилактик акция үткәрделәр. Бу хакта Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Чараның максаты булып, җәяүлеләр катнашында юл грамоталылыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау тора.

Акциядә катнашучылар җәяүлеләргә юлны бары тик җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга кирәклеген искә төшерделәр, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеген аңлаттылар.


Җәяүлеләрне юл аркылы чыкканда телефон һәм наушниклардан файдаланмаска өндәделәр, шулай ук мәгълүмати белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы фликерлар тапшырдылар.

 

 

Фото: ЮХИДИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса