Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә медкөллият студентлары балаларны автокреслоларда йөртергә чакырды

23 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» чарасы узды, ул  балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән иде

"Автоинспекторларның игътибары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга һәм җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементларны куллануга юнәлтелде. Массакүләм чараларга яшьләр оешмалары да кушылды" – дип хәбәр итте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең ЮХИДИ пропаганда бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов.

Шулай итеп, Әлмәттә медкөллият студентлары машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм белем бирү оешмалары янында хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Моннан тыш, студентлар машина йөртүчеләрне һәрвакыт балаларны автокреслоларда йөртергә чакырды.

 

 

Фото: ТР ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса