Әлмәт суды бер бала һәлак булган, җиде кеше зыян күргән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча хөкем карары чыгарды
Суд утырышында ир үз гаебен тулысынча таныды.
Әлмәт районында 22 гыйнварда авария булды, анда бала һәлак булды, ә җиде кеше зыян күрде. Бу вакыйга буенча суд карар чыгарды. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Toyota» автомобиле йөртүчесе, Урсала микрорайоны ягыннан хәрәкәт иткәндә, Әлмәт юнәлешендә руль идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыгып, «Hyundai» автомобиле белән бәрелешә.
Суд утырышында ир үз гаебен тулысынча таныды.
Әлеге эш буенча зыян күрүчеләргә мораль зыянны компенсацияләү турында гражданнар дәгъвалары белдерелгән. Ата-аналар баланың һәркайсына 5әр миллион сум сораган. Суд утырышына кадәр ир балигъ булмаган балаларының үлеменә бәйле рәвештә, аларга 350 мең сум акча түләгән.
Реклама
Шулай ук әтисенең сәламәтлегенә җиңел зыян өчен -10 мең сум, әнисенең сәламәтлегенә авыр зыян өчен 250 мең сум акча түләнгән.
Тагын ике зыян күрүче 2әр млн. сум сораган. Суд утырышына кадәр ир аларга 125 мең сум акча түләгән.
Суд җиңеләйтә торган хәлләрне исәпкә алып, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тартты.
Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа