Әлмәттә автобуслар буенча рейд вакытында өч закон бозучыны ачыкладылар
Йөртүчеләргә административ штрафлар язылды.
Әлмәттә автобуслар буенча рейд узды. Рейд барышында 20 автобус тикшерелде, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагын ачыклады: поворот сигналларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа