Әлмәт районында автомобиль юл читенә төшеп киткән
Берничә тапкыр әйләнеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче автомобильдә кысылып калган.
Авария Оренбург-Казан трассасында Әлмәт районының Аппак авылы янында булды. Шаһитлар сүзләренә караганда, Renault трассадан чыгып очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән.
Машина йөртүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа