Әлмәт районы балалар бакчасында юл куркынычсызлыгына багышланган чара узды
Катнашучыларның өч командасы 3 турда биремнәр үтәделәр.
Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф идарәсе, педагоглар, ата – аналар, 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасына йөрүче балалар «Автоледи-автомены» чарасында катнаштылар.
Максат: юлларда һәм урамнарда балаларның һәм өлкәннәрнең куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, җәмәгатьчелек игътибарын балалар юл - транспорт травматизмы проблемасына җәлеп итү.
Катнашучыларның өч командасы 3 турда биремнәр үтәделәр.
Мәктәпкә әзерлек «Лучики», «Тамчылар», «Пчелки», «Волшебники», «Жемчужинки» төркемнәре иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа