Татарстанда «Лада» автомобиле «КамАЗ» белән бәрелешкән
Һәлак булучылар бар.
4 декабрь көнне, бүген Бөгелмә районында коточкыч юл-транспорт һәлакате булган. Бөгелмә районындагы Р-239 юлында үлем белән төгәлләнгән авария булган. Карабаш янында "Лада" автомобиле "КамАЗ" белән бәрелешеп, йөк машинасынынң көпчәкләре астында калган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Аварияне күрүчеләр әйтүе буенча, "Лада"ны йөртүченең йөрәге туктаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа