Әлмәт районында җәяүлене бәрдерделәр
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.
30 мартта 20.15 сәгатьтә Югары Акташ авылында Лифан автомобилен йөртүче (1988 елгы) юлдан баручы 1961 елгы җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз хастаханәдә вафат була.
Дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяу булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа